- РУС
- ТАТ
Шагыйрь
1945 елның 26 июнендә хәзер Чаллы шәһәренә кергән Орловка авылында туган.
М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый (Мәскәү, 1982). «Знамя коммунизма» (Чаллы шәһәре), «Гвардеец труда» (Оренбург өлкәсе Новотроицк шәһәре), «На боевом посту» (Мәскәү) газеталарында эшли.
1972 елдан КамАЗ төзелешендә: матбугат үзәге җитәкчесе, «Казэнергострой» йортлар төзү комбинатында инженер-диспетчер.
1976–1986 елларда Кама төбәге яшь язучыларының «Орфей» әдәби оешмасын җитәкли. 1989 елдан янә журналист хезмәтендә, «Время», «Бизнес-класс» газеталарында эшли.
Беренче шигырьләре матбугатта 1970 еллар уртасында күренә башлый. «Запомни меня счастливым» (1983) җыентыгына – сугыштан соңгы балачагы, Кама төбәгенең гүзәл табигате, «Орловское кольцо» (1988) җыентыгына Чаллы шәһәренең төзелүе, сугыштан соңгы буынның язмышы, экология проблемалары турындагы шигырьләре кергән; «Лимит» (1993) җыентыгында публицистик шигырьләре тупланган.
«Дальние луга» (1995), «Сын Петра и Марии» (2005) җыентыклары – шагыйрьнең күп елларга сузылган әдәби эзләнүләре, классик рус поэзиясе традицияләренә мөрәҗәгать итүе нәтиҗәсе.
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.
Сафин М. Дней горизонт становится светлее // Аргамак. 1997. № 12.
Автор – Б.А.Канеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.