Биографиясе

1791 елның 1 октябре, Уфа шәһәре – 1859 елның 12 мае, Мәскәү.

1801–1805 елларда Казанның Беренче ирләр гимназиясендә, 1805–1807 елларда Казан университетында укый.

С.Т.Аксаковның дөньяга карашлары педагоглар Г.И.Карташевский һәм Н.М.Ибраһимов йогынтысында формалаша.

Язучының әдәби, театраль, фәнни карашлары студентлык елларында ук тәгаенләнә. 1807 елдан ул Рус әдәбиятын сөючеләр җәмгыяте әгъзасы. А.И.Панаев (шагыйрь И.И.Панаевның бертуганы) белән кулъязма журналлар (шул исәптән «Журнал наших занятий» 1806–1807) чыгара, анда үзенең беренче шигырьләрен урнаштыра.

К.Ф.Фукс йогынтысында күбәләкләр җыю, табигатьне өйрәнү белән мавыга. Болар барысы да С.Т.Аксаковның язучы-реалист булып формалашуына тәэсир итә.

Университет каршындагы студентлар театрын җитәкли, спектакльләрдә үзе дә катнаша.

1807 елда, укуын тәмамламыйча, Петербургка күчә. 1801–1815 еллар вакыйгаларын яктырткан «Воспоминания» (1856) һәм «Собирание бабочек» (1859) хикәясендә С.Т.Аксаков гимназия һәм университет тормышын киң яктырта, укытучыларга бай характеристикалар бирә.

С.Т.Аксаковның әсәрләре Казан университеты тарихын, Казанның XIX йөз башындагы мәдәни тормышын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып тора.

С.Т.Аксаков үзенең шәхес буларак формалашуын Казан гимназиясендә һәм университетында укуы белән бәйләп: «Күңелемдә сакланып калган яхшы сыйфатларым өчен мин гимназиягә, университетта укуыма, анда хөкем сөргән якты бер җанлылыкка бурычлымын», – дип яза.

Әсәрләре

Собрание сочинений: в 4 т. М., 1955–1956.

Әдәбият

Архангельский А.С. С.Т.Аксаков: детство и студенчество: 1791–1807 // Русское обозрение. 1895. № 7–9.

Машинский И.С. С.Т.Аксаков. Жизнь и творчество. М., 1973.

Аристов В.В. Первое литературное общество Поволжья. Казань, 1992.

Автор – Л.Е.Бушканец