Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук баш киемнәре тегү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1159 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Олы Кибәхуҗа волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Олы Шыңар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда К.Маркс исем. колхоз оештырыла (беренче рәисе – Ш.Гарипов). 1955 елда «Байкал» колхозы (үзәк утары – Олы Шыңар авылы) белән бергә Сталин исем. колхозга берләштерелә (үзәк утары – Олы Шыңар авылы). 1959 елдан авылда – «Авангард» колхозы эшли (үзәк утары – Олы Шыңар авылы), 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003 елдан – «Шыңар» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2007 елдан – «Туган як» ачык акционерлык җәмгыяте, 2010 елдан шул ук исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1934 елдан), мәдәният йорты (1936 елдан – клуб буларак, 1985 елдан – яңа бинада), китапханә (1936 елдан – уку өе буларак, 1965 елдан – яңа бинада), «Котдус» мәчете (2005 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Нур» театр коллективы (1960 елдан, 2007 елдан – халык театры, нигезләүчесе – Г.А.Рәбгетдинова), «Сөмбел» хореография ансамбле (1960 елдан, 1994 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – А.К.Билалова) эшли.

Авылда, шул исәптән Г.Тимершина утарында эпиграфика истәлекләре – Казан ханлыгы чорына нисбәтле 2 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

А.Ә.Ахунҗанов (1937 елда туган) – балалар хирургы, уролог, медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССРның, РФнең атказанган табибы, СССРның атказанган уйлап табучысы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Х.З.Ахунҗанов (1918–1978) – медицина фәннәре хирург, кандидаты, Казан ГИДУВы ректоры (1962–1968), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 116 ир-ат;
1859 елда – 575,
1897 елда – 713,
1908 елда – 939,
1920 елда – 864,
1926 елда – 724,
1938 елда – 805,
1949 елда – 702,
1970 елда – 611,
1979 елда – 548,
1989 елда – 424,
2002 елда – 403,
2010 елда – 377,
2020 елда – 336 кеше (татарлар).