Казанда эшләүче үзәкләр: Республика реабилитация-техник үзәге (реабилитация чаралары белән тәэмин итә, алардан файдалану ысулларына өйрәтә), социаль-көнкүреш адаптациясе һәм дистанцион өйрәнү бүлекләрен, реабилитация чараларын эшләү һәм төзәтү цехларын эченә ала; балалар һәм яшүсмерләрне медицина һәм социаль яктан реабилитацияләү белән шөгыльләнүче 4 үзәк; Левченко поселогындагы махсус медицина укыту-тәрбия мәктәбе.

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шәһәр һәм шәһәр тибындагы поселокларда: Яшел Үзәндә («Идел», «Доверие»), Түбән Камада («Надежда»), Баулыда («Радость»), Бөгелмәдә («Возрождение»), Чаллыда («Солнышко»), Минзәләдә («Умырзая»), Лениногорскта («Алый парус»), Кукмарада («Милосердие»), шулай ук Лаешта һәм Арчада үзәкләр төзелә.

Хезмәт яшендәге инвалидлар өчен Казанда («Восхождение», «Крутушка»), Чаллыда («Изгелек»), Әлмәттә («Ветеран»), Баулыда («Берёзка), Азнакайда («Ак чишмә») Яшел Үзәндә («Идел»), Арчада («Надежда») үзәкләр эшли.

Инвалидларны реабилитацияләүдә иппотерапия, кинезиотерапия, Монтессори коррекцион педагогикасы ысулы (балаларны укыту) һ.б. кулланыла, ишетү сәләте зәгыйфь балаларның сәламәтлеген тергезү Леонгард системасына нигезләнә.

Әлеге үзәкләрдә амбулатор, стационар, консультатив тәртиптә эшләүче, балалар өчен уку-укыту эшчәнлеге алып барыла торган, интернат тибындагы үзәкләр булдырыла.

2011 елда Татарстан Республикасында балалар өчен – 15, өлкәннәр өчен 8 реабилитация үзәге исәпләнә, аларда 1100 кеше хезмәт куя.

Ел саен 18 меңнән артык инвалид квалификацияле ярдәм ала.

Реабилитация үзәкләре составына медицина һәм социаль-психологик хезмәтләр, агач һәм тегү эше остаханәләре керә, аларда педагоглар, тәрбиячеләр, хезмәткә өйрәтү остазлары эшли.

Кайбер учреждениеләрдә спорт һәм тренажер заллары бар; спорт секцияләре, сәнгать студияләре, үзешчән коллективлар оештырылган.

Авторлар – А.Е.Кондаков, Р.Г.Исхакова