120 гә якын төре билгеле, бөтен Евразиядә диярлек таралган. ТР территориясендә 3 төре билгеле. Саз кишере (саз акбашы, сазлык чыршы уты) (P. palustre) барлык районнарда очрый, сазлыклы болыннарда, торфлыкларда үсә. Тау кишере (P.oreoselinum) – Идел алдында, Любименко саз кишере (P. lubimencoanum) – күбесенчә Кама аръягында; нарат һәм имән урманнарында, көньяк ялангач сөзәклекләрдә үсә.  ́

30–125 см биеклектәге үсемлек. Сабагы кырлы-буразналы. Яфраклары икешәр, өчәр каурыйсыман. Чәчәкләре ак, сары яки яшькелт-сары, чатырда урнашкан. Җимеше – ике орлыкча. Июнь–августта чәчәк ата.

Тау кишеренең җир өсте өлешендә флавоноидлар, эфир майлары бар, халык медицинасында үт кудыру, тонусны күтәрү чарасы буларак кулланыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.