Тарихы

Авыл 1565−1567 еллардан Зөя Успение Богородица монастыре карамагындагы Исаково Гора исемендәге кечкенә авыл буларак билгеле. 1610 елда, Болгавыр заман вакытында Ялган Дмитрий II ягында булган отрядлар тарафыннан яндырыла.

1764 елда халкы − экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терелек асрау, мичкә ясау һәм тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

1565−1567 елларга кадәр агачтан Богоявление чиркәве салына. 1792−1799 елларда − приход кешеләре акчасына таштан барокко стилендә чиркәү; 1825 елда – классицизм стилендә чаң манарасы, 1870 еллар ахырында Казан сәүдәгәре П.А.Прибытков акчасына Покров Пресвятой Богородица һәм эклектика стилендә Илья пәйгамбәр янкормалары төзелә (чиркәү 1930 елларда ябыла, ашлык саклау урыны, клуб буларак файдаланыла, 2003 елда дин тотучыларга кайтарыла;дини архитектура истәлеге).

1903 ел мәгълүматларына караганда, авылда 15 иске дин тарафдарлары яши.

XX йөз башында авылда шулай ук чиркәү-приход мәктәбе (1903 елда 19 ир бала һәм 3 кыз бала укый), 2 тегермән, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1124 дисәтинә тәшкил итә.

1943 елның 10 февралендә авыл янында Чистай шәһәреннән Ленинград фронтына очучы 40 нчы бомбардировка авиаполкының Пе-2 самолеты һәлакәткә очрый, һәлак булган И.И.Корпачёв һәм В.Д.Золотарёнок авыл зиратына күмелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1958 елның 12 июленнән – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Түбән Карамалы шәһәр җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Татосоавиахим исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елдан авыл зурайтылган “Приволжье” колхозы составында (үзәк утары Протопоповка авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2001−2003 елларда “Приволжье” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Мәдәният

2004 елда Евгений Мелитинский кәшәнәсе төзелә.

2009 елда авыл янында М.Х.Камальтдинов тарафыннан хосусый “Татар авылы” интерактив ачык һавадагы этнография музей комплексы ачыла, мәчет, урта хәлле крәстиян хуҗалыгы, тукучы, тимерче һәм чүлмәкче остаханәләре, җил тегермәне (1943 ел), балчык эшләнмәләрне яндыру өчен муфель миче, кара мунча һәм башкалар урын алган. Комплекс территориясендә “Зөләйха күзләрен ача” телесериалының бер өлеше төшерелә.

Авыл әйләнә-тирәсендә археология истәлекләре: I (неолит дәвере), II (гомумболгар чоры), III (безнең эрага кадәр 1 нче меңьеллык) Исак табылдыклары, I (бронза гасырның Маклашеевка культурасы), II (неолит чоры), III (бронза гасырның Казан яны культурасы), IV (неолит дәвере) Исак туктаулыклары, Алтын Урда чоры һәм Казан ханлыгы чоры Исак авыллыгы табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Гурьянов (1901−1987) – авиация генерал-полковнигы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены, Кызыл Байрак (өч тапкыр), 1нче дәрәҗә Кутузов, 2 нче дәрәҗә Суворов (ике тапкыр), Кызыл Йолдыз, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда — 204 ир заты;
1859 елда — 945,
1897 елда — 578,
1908 елда — 848,
1920 елда — 864,
1926 елда — 968,
1938 елда — 678,
1949 елда — 631,
1958 елда — 487,
1970 елда — 222,
1979 елда — 128,
1989 елда — 56,
2002 елда — 33,
2010 елда — 50,
2017 елда — 41 кеше (руслар — 56%, татарлар — 22%).