Эчтәлек

1827 елның 12 декабре, Тверь губернасы Весьегонск өязе — 1892 елның 23 мае, Казан.

Тверь руханилар семинариясен (1849), Петербург руханилар академиясен тәмамлый (1853). 1853 елда монахлык кабул итә, 1858 елдан архимандрит. 1853–1859 елларда — Петербург руханилар семинариясендә, 1859–1861 елларда Петербург руханилар академиясендә укыта, проф. (1859). 1861–1866 елларда Смоленск руханилар семинариясе ректоры, бер үк вакытта Спас-Авраам монастыре башлыгы, 1866–1869 елларда Петербург руханилар семинариясе ректоры, бер үк вакытта, 1868 елдан, Выборг епискобы, Петербург епархиясенең 2 нче викарие, 1869 елдан Ладога епискобы, 1871 елдан Кишинёв һәм Хотин епискобы (1879 елдан — архиепископ). 1882 елдан Карталия һәм Кахетия архиепискобы, Грузия экзархы, Изге синод әгъзасы.

1887 елдан Казан һәм Зөя архиепискобы. Павел булышлыгы белән 1889 елда Казан руханилар академиясе каршында Казан миссионерлык курслары ачыла. «Борынгы Шәрекъ чиркәвендә чиркәү идарәсенә караган вазифалар һәм учреждениеләр турында» («О должностях и учреждениях по церковному управлению в древней Восточной церкви», СПб., 1857) хезмәте авторы.

Әдәбият  

Липаков Е.В. Архипастыри Казанские. 1555–2007. К., 2007.