Биографиясе

1945 елның 17 февралендә Якутск шәһәре – 2006 елның 18 июле, Казан шәһәре.

1971 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, Казан электрофизика фәнни-тикшеренү институтында эшли. 1975 елдан Казан техник университетында. 1996 елдан Казан энергетика университетында электротехниканың теоретик нигезләре кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре очраклы вибропроцессларны имитацияләү системаларына һәм анализлауга карый. Бәширов эшләгән виброакустик тикшерү приборлары һәм технол. процесслар белән автоматлаштырып идарә итү системалары РФ һәм ТРның күп кенә предприятиеләрендә гамәли кулланыла. Уйлап табуга караган 50 ләп авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Татсратн Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (1996).

Хезмәтләре

Имитация и компенсация эксплуатационной вибрации. М., 1996 (автордаш).

Проектирование и оптимизация комплекса аппаратуры и уплотнения измерительной информации в кабельных телевизионных сетях // Измерительная техника. 1994. № 5.