Биографиясе

1874 елның 7 гыйнвары, Вятка губернасы, Слободский өязе Спас-заозерницкий авылы — 1936 елның 15 сентябре, Берлин.

Руханилар катлавыннан.

Казан университетын тәмамлый (1897); шунда ук эшли: 1900 елга кадәр политэкономия һәм статистика кафедрасында профессорлык стипендиаты, 1900–1913 елларда (бүленеп) приват-доцент, 1913–1915 елларда экстраординар профессор, 1915–1919 елларда ординар профессор, 1919–1922 елларда иҗтимагый фәннәр факультетының юридик-сәясәт бүлеге профессоры; 1913–1917 елларда проректор, 1921–1922 елларда ректор.

Бер үк вакытта, 1903–1917 елларда, Казан губерна земство идарәсенең статистика бүлеге мөдире, 1919–1922 елларда Казан губерна статистика бюросының игенчелек хуҗалыгы статистикасы секциясе мөдире.

Дрезден, Прага, Бреславль, Мюнхен (1905–1906), Гейдельберг (1908–1909) университетларында, Югары хатын-кызлар курсларында (Казан, 1910–1917), Югары халык мәгарифе институтында (Казан, 1919–1922) укыта.

Казан университетында ректорлыгы чорында Овчинников тарафыннан Төньяк Боз океаны ярларына экспедиция оештырыла; медицина факультетында табибләр җәмгыяте, иҗтимагый фәннәр факультетында Көнчыгыш телләре кафедрасы оештырыла; авыл хуҗалыгы һәм урманны өйрәнү факультеты төзелә.

1922 елда Овчинников университет профессорлары забастовкасының башында тора һәм шул ук елның сентябрендә РСФСРдан Германиягә сөрелә. 1922 елдан Берлинда Рус фәнни институтында һәм Рус академиясе берлегендә эшли.

Төп тикшеренүләре — «Халык статистикасы буенча таблицалар» («Таблицы к статистике населения», 1903), «Элементар статистика курсы» («Элементарный курс статистики», 1907), «Хезмәтне берләштерү турындагы тәгълиматка карата» («К учению о соединении труда», 1912) — политэкономия, статистика алымы теориясе, халык санын исәпкә алу мәсьәләләренә багышлана. Овчинниковның вак һөнәрчелек җитештерүе һәм кредитлау ширкәтләре мәсьәләләре буенча тикшеренүләре «Лаеш өязе Емельяновка кредитлау ширкәте эшчәнлеге турында очерк» («Очерк деятельности Емельяновского, Лаишевского уезда, кредитного товарищества», 1903), «Казан губернасының Царёвококшайск, Чабаксар һәм Козьмодемьянск өязләрендә сумала кайнату» («Смолокурение в Царёвококшайском, Чебоксарском и Козьмодемьянском уездах Казанской губернии», 1905) дигән хезмәтләрендә урын ала.

Хезмәтләре

Об ответственности предпринимателей за несчастные случаи с рабочими // Тр. Юрид. об-ва при Казан. университете за 1900 г. К., 1901;

Определение и классификация кустарных промыслов // Тр. съезда деятелей по кустарной промышленности. СПб., 1902.

Әдәбият  

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2;

Ректоры Казанского университета 1804–2004 гг.: Очерки жизни и деятельности. К., 2004.

Автор — Е.Б Долгов