250 дән артык төре билгеле.

Татарстан территориясе өчен гадәти төрләр: Mesocyclops leuckarti, M. oitonoides, Cyclops vicinus, C. kolensis, Eucyclops serrulatus, Acanthocyclops vernalis һәм башкалар.

Вак кыслачыклар (1мм га кадәр) өч өлештән: баш, күкрәк һәм корсактан торучы буынтыклы гәүдәле; баш һәм күкрәк өлеше икесе бергә цефалоторакс барлыкка китерәләр дә инде. Чагыштырмача тар корсагы очында каурыйлы берничә төкчәсе булган ике койрык тармагы белән тәмамлана. Циклоплар аякларының 4 парын (5 нчесе үсеш алмаган) да бер үк вакытта селтәп йөзәләр, аннары алгы антенналары ярдәмендә бер урында торалар. Ана затларның гәүдәләренең ян-ягында ике күкәй капчыгы бар. Күкәйләрдән личинкалар (науплия), күп кенә үсеш стадияләрен узганнан сон ул олы кыслачыкка әверелә. Циклоплар төче сулыкларның яр буендагы сайлыкларыннан алып шактый тирән урыннарына кадәр очрый. Сулыкларның кибүен һәм катуын, күп кенә төрләре суда бөтенләй кислород булмавын кичерергә сәләтле. Күпчелеге – ерткычлар, вак умырткасызларга, балык уылдыкларына һәм личинкаларына һөҗүм итәләр. Үсемлекләр белән туенучылары бар, суүсемнәрнең яшел җепселләре белән тукланалар.

Күбесе – балык һәм умырткасызларның паразитлары.

Циклоплар балыклар өчен азык булып торалар.