Биографиясе

1932 елның 17 сентябре, Дагстан АССРның Махачкала шәһәре — 1988 елның 30 октябре, Мәскәү.

1955 елда Одесса гидротехник институтын тәмамлаганнан соң, Чир-Юртовск ГЭСы төзелешендә эшли: мастер, 2 нче төзелеш идарәсендә прораб (Дагстан АССРның Кизил-Йорт шәһәре).

1959–1966 елларда «Братскгэсстрой»да: өлкән прораб, участок башлыгы, баш инженер, «Гидропромстрой» төзү-монтаж идарәсе башлыгы (1963 елдан); 1966–1971 елларда Братск урман сәнәгате комплексының төзелеш идарәсе башлыгы.

1971 елдан КамАЗ төзелешендә: «Автозаводстрой» төзелеш идарәсе башлыгы, «Камгэсэнергострой» ҖБ башлыгы (1974 елдан).

1979–1988 елларда бөтенсоюз «Главгидроэнергострой» берләшмәсе башлыгы, бер үк вакытта «Зарубежэнергостроймонтаж» берләшмәсе башлыгы (Мәскәү).

Фоменко җитәкчелегендә КамАЗның 1 нче чираты, Зәй ГРЭСы, КамАЗ ТЭЦы, Түбән Кама ТЭЦы, социаль-мәдәни, коммуналь билгеләнештәге, шәһәр яны авыл хуҗалыгы зоналары объектлары, 2 млн м2 торак төзелә.

Герой исеме КамАЗның 1 нче чиратын төзегәндә ирешкән уңышлары өчен бирелә.

КПССның 25 нче съезды делегаты (1976).

1975–1980 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

СССР МС бүләге лауреаты (1982). Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Чаллы шәһәрендә бер проспект Фоменко исеме белән атала (2007).

Әдәбият

Ганина М. Дождливой осенью. М., 1975; 

шул ук. Мои знакомые диспетчеры. М., 1976; 

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003;

Энциклопедия города Набережные Челны. К., 2007.                             

Автор — Г.Я.Мәүлетова