Эчтәлек

Биографиясе

1828 ел — 1882 елның 12 ноябре, Казан.

Буяу-җилем ише әйберләр һәм чәй белән сәүдә итә.

1865 елдан Казан җәмәгать банкы җитәкчесе урынбасарлыгына кандидат, 1871 елдан Казан руханилар семинариясе каршында шәрәфле ригаяче (күзәтеп торучы), 1875 елдан Казан сәүдәгәрләр банкының идарә әгъзасы, рәисе.

Адмиралтейство хастаханәсен яңадан төзүгә һәм аның өчен йорт сатып алуга 16 мең сум, сукыр балалар өчен яңа училище бинасын төзүгә 5 мең сум, Җир эшкәртү колонияләре һәм һөнәр приютлары җәмгыяте кассасына 10 мең сум, Николай исемендәге балалар ятимханәсе каршында 10 урынлы төн куну бүлеге ачуга 16 мең сум акча мирас итеп калдыра (бүлеккә Попов исеме бирелә).

Автор — Л.М.Свердлова