Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 30 мартыннан 11 сентябренә кадәр Уфада татар телендә нәшер ителә, барлыгы 35 саны чыга.

Нашире – Ф.Сәйфи-Казанлы, мөхәррире – Г.Ибраһимов.

М.Гафури, Ш.Бабич, С.Кудаш, С.Рәмиев һәм башкаларның мәкаләләре басыла.

Юнәлеше

Дәүләт һәм мәдәни-милли автономиянең федератив төзелеше идеяләрен пропагандалый.

Бөтенроссия мөселман съезды эше турында мәкаләләр бастырыла, эшче һәм аграр мәсьәләләр секцияләренә аерым игътибар бирелә.

Редакция Милли Шура һәм Милли Идарәне чын милли оешмалар дип саный.

1917 елның сентябрендә «Солдат теләге» һәм «Авыл халкы» газеталары белән кушыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.