- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мөслим районындагы поселок. Мөслим авылыннан 34 км көньяк-көнчыгыштарак, Сарашлы елгасы бассейнында урнашкан
1906 елда Иске Сәфәр авылыннан (хәзер ТРның Актаныш районы) күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.
Хәзер Баек авыл җирлеге составында.
1931 елда поселокта “Савытлы” колхозы оештырыла, 1954 елда берләштерелгән “Урал” колхозы составына керә. 1994елдан “Урал” күмәк предприятиесе, 1997 елдан “Сәфәр” крәстиян-фермер хуҗалыгы.
Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.
Поселокта клуб бар, 2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
А.Ф.Гайнетдинова (1967 елда туган) – филология фәннәре докторы;
З.М.Дәүләтов (1953 елда туган) – язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
1913 елда – 227,
1920 елда – 248,
1926 елда – 269,
1938 елда – 93,
1949 елда – 72,
1958 елда – 252,
1970 елда – 258,
1979 елда – 201,
1989 елда – 111,
2002 елда – 94,
2010 елда – 78,
2017 елда – 71 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.