Оешуы

Россиядә 1864 елгы Мәхкәмә реформасы үткәрү нәтиҗәсендә оеша.

Казан мәхкәмә палатасы һәм Казан округы мәхкәмәсе каршында антлы дәгъва вәкилләре (дәүләт хезмәтендәге адвокатлар) институты 1870 елда гамәлгә кертелә. Бер үк вакытта 1874 елда хосусый дәгъва вәкилләре институты булдырыла (Округ мәхкәмәсе һәм Мировой съезд каршында). Һәр адвокат мөрәҗәгать итүчене аерым кабул иткән һәм үзара килешеп алып барылган эш өчен гонорар күләмен билгеләгән.

1915 елда Казан губернасында 52 антлы дәгъва вәкиле, 55 антлы дәгъва вәкиле ярдәмчесе, 13 хосусый антлы дәгъвачы була.

Совет чорында

Халык комиссарлары советының 1917 ел 22 ноябрендәге «Мәхкәмә турында»гы декреты белән революциягә кадәрге барлык мәхкәмә органнары, шул исәптән адвокатура да таркатыла. Җинаять һәм гражданнар эшләре каралганда яклау һәм ышаныч белдерү хокукы барлык гражданнарга бирелә.

1918 елдан Казан губернасында губерна һәм өяз эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлар советларының башкарма комитетлары, революцион трибуналлар каршында адвокатлар – хокук яклаучылар коллегиясе оештырыла. РСФСРның 1920 ел 21 октябрендәге Халык мәхкәмәсе турындагы положениесе нигезендә мәхкәмәдә яклаучы булу хокукы гражданнарның, үти алган очракта, җәмәгатьчелек бурычы итеп карала.

Татарстанда адвокатура Ботенрусия Үзәк Башкарма Комитетының 1922 ел 26 май декреты нигезендә оештырыла һәм 1922 елның 9 августыннан Татарстан халык судьялары советы, 1923 елдан ТАССРның Баш мәхкәмәсе, 1937 елдан ТАССРның Югары мәхкәмәсе каршындагы яклаучылар коллегиясе буларак эшли.

1922–1930 елларда адвокатураның төп эшләү формасы – индивидуаль практика, 1930 елдан яклаучылар коллективында эш алып бару була.

СССР Халык Комиссарлары Советының 1939 ел 16 август карары белән ТАССР адвокатлар коллегиясе оештырыла, ул ТАССР Юстиция халык комиссариатына буйсына, 1946–1974 елларда (бүленеп) ТАССР Юстиция министрлыгы (1963–1971 елларда ТАССР Министрлар Советының Юридик комиссиясе) карамагында, 1974 елдан ТАССР адвокатлар коллегиясе (1992 елдан ТР) бәйсез, үзидарәле оешма.

Төп функцияләре

Адвокатураның төп функциясе:

  • халыкка, предприятие, оешма һәм учреждениеләргә телдән һәм язма рәвештә барлык хокук мәсьәләләре буенча хокукый киңәшләр белән ярдәм итү;
  • хокукый документлар төзү;
  • гражданлык эшләре һәм хакимият органнарында хокук бозу эшләре буенча мәхкәмәдә, арбитраж мәхкәмәсендә һ.б. дәүләт органнарында вәкаләтлек итү;
  • җинаять эшләре буенча яклаучы буларак, беренчел тикшерү эшендә һәм мәхкәмәдә катнашу.

Республика адвокатлар коллегиясенең югары органы булып әгъзаларның гомуми җыелышы (конференциясе), башкарма органы – президиум, контроль-ревизия органы – ревизия комиссиясе санала.

Коллегия районнарда, шәһәрләрдә, эшчеләр поселокларында, шәһәрләрнең аерым микрорайоннарында хокукый киңәш бирү (консультация) пунктлары (барлыгы 75, шул исәптән Казанда – 26, Чаллыда – 4, Түбән Камада – 2) һәм адвокат бюролары (барлыгы 18, шул исәптән Казанда – 12, Чаллыда – 4, Әлмәттә – 2) оештыра, анда 640 тан артык (2000) адвокат эшли.

Президиумы рәисләре

ТАССР, ТР яклаучылар коллегиясе һәм адвокатлар коллегиясе президиумы рәисләре:

  • М.И.Бабаджан (1922–1923),
  • Н.Н.Андреев (1927–1930),
  • Н.М.Рахманкулов (1930–1931),
  • С.Т.Тәхәветдинов (1931–1933),
  • М.В.Чернышёв (1933–1934),
  • Н.П.Газизов (1934–1935),
  • Г.Х.Әхмәдуллин (1935–1937),
  • С.И.Гыйльметдинов (1937–1939),
  • Д.С.Овчинин (1939–1940),
  • А.М.Шмаков (1940–1941),
  • К.Ф.Цивильский (1941–1951),
  • Р.С.Кәбирова (1951–1953),
  • М.В.Агафонов (1953–1967),
  • Г.А.Әһлиуллин (1967–1984),
  • Л.М.Дмитриевская (1984 елдан).

1923–1927 елларда сайланылмый.

Әдәбият

Долгов Е.Б. У истоков татарстанской адвокатуры: Страницы истории // Правосудие в Татарстане. 2000. № 4.