Биографиясе

1913 елның 6 апреле, Томск губернасы Новониколаевск шәһәре, хәзер Новосибирск шәһәре — 1987 елның 21 гыйнвары, Казан.

ВКП(б) ҮК каршындагы Партия-оештыручылар югары мәктәбен (Мәскәү, 1939), КПСС ҮК каршындагы Партия югары мәктәбен (Мәскәү, 1952) тәмамлый.

1932 елда Көньяк Урал тимер юлының Златоуст станциясе депосы каршындагы фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә инструктор.

1933 елдан комсомол эшендә. 1936–1937 елларда «Сажерез» заводында (Куйбышев шәһәре) комсомол комитеты секретаре, 1939–1944 елларда ВЛКСМның Приморье крае комитеты, 1944–1949 елларда Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре.

1952–1953 елларда КПССның Чистай өлкә комитеты идеология буенча секретаре. 1953–1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире.

1959–1965 елларда ТАССР МС рәисе урынбасары.

1965–1972 елларда Профсоюзларның Татарстан өлкә советы рәисе.

ТАССР ЮС депутаты (1947–1951, 1959–1975).

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Мирсияпов Т.А., Фомин А.А. Профсоюзы Республики Татарстан: История, опыт, проблемы (1905–1995 гг.). К., 1995;

Мильмухаметов И.А. Помним и любим. К., 2005.