- РУС
- ТАТ
1920–1930 елларда ТАССРда административ-территориаль бүленеш берәмлеге
Республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Үзәге – Буа шәһәре.
Элекке Сембер губернасы Буа өязенең 11, Сембер өязенең 3 волосте җирлегендә оешкан. 1927 елда Буа кантонына Тәтеш кантоны да беркетелә. 1926 елда Буа кантоны мәйданы 2777 кв.км булса, 1928 елда – 6055,1 кв.км.
Халкы 1926 елда 142951 кеше, шул исәптән татарлар 54,3%, чуашлар 26,8%, руслар 14,3%, мордвалар 4,6%. Шәһәрдә яшәүчеләр 4730 кеше, авылда яшәүчеләр 138221 кеше. Халкының гомуми тыгызлыгы 1 кв.км га 51,5 кеше, авыл җирендә 49,8 кеше.
1926 елда Буа кантонында 203 авыл, 7 волостька бүленә: Буа, Борындык, Городище, Тархан, Үби, Чүпрәле, Шәйморза (1924). 1927 елда Тәтеш кантоныннан 7 волость өстәлә: Балтай, Бәки, Кама Тамагы, Килдураз, Тәтеш, Шәмәк, Шонгаты.
Металл эшкәртү, азык-төлек җитештерү сәнәгате була. 1926 елда вак һөнәрчелектә 1571 кеше эшли. Халыкның төп шөгыле – авыл хуҗалыгы; 1928 елда 67709 крәстиян хуҗалыгы теркәлгән, 1925 елда 24 авыл хуҗалыгы кооперативы була.
Сөрү җирләренең гомуми мәйданы 417 мең га тирәсе (1928), шул исәптән арыш – 133097 га, солы – 85058, карабодай – 14425, бодай – 8936, бәрәңге – 6627, техник культуралар – 4136 га тәшкил иткән. 1927 елда 438006 баш мал асрала, шул исәптән мөгезле эре терлек 88172, ат – 47646, сарык – 284390, дуңгыз – 9157, кәҗә 8641 баш була.
1927 елда 313 мәктәп, шул исәптән 302 беренче баскыч (башлангыч) мәктәп эшли.
1930 елда ТАССРны районнарга бүлгәндә Буа кантоны Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарына бүленә.
Статистический справочник по промышленности ТССР. Казань, 1924.
Статистический справочник по сельскому хозяйству. Казань, 1925.
Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928–1929. Т. 3, 9.
Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике. Казань, 1928–1929.
Всесоюзная школьная перепись 15 декабря 1927 года. М., 1930. Т. 1.
Автор – И.Р.Вәлиуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.