Эчтәлек

1879 һәм 1920 елларда Н.Ф.Высоцкий, 1951–1952 елларда Н.Ф.Калинин белән А.Х.Халиков тарафыннан тикшерелә.

Неолит, энеолит дәверләре һәм бронза гасырына караган 15 туктаулык табыла (Идел-Чулман буе, Волосово, Казан яны, Чиркәскүл культуралары үрнәкләре). Балым комплексында неолит, энеолит дәверләре һәм бронза гасыры кешеләре яшәгән торулыклар булуы мәгълүм, аларның үзәк өлешендә учак урыннары табыла. Туктаулыкның урта бер җирен әйләнәсенә ком-известь сибелгән калкурак корбан чалу урыны алып тора. Аның тирәсендә Чиркәскүл культурасына нисбәтле каберләр, башлары көнчыгышка каратып салынган мәет калдыклары табыла.

Каберлекләрдән шулай ук чүлмәк-савытлар, бронза әйберләр килеп чыга. Балым комплексы урнашкан мәйданда чакматаштан, сөяк, балчык һәм бронзадан ясалган 33 меңләп әйбер табыла.

Әдәбият

Калинин Н.Ф., Халиков А.Х. Итоги археологических работ за 1945–1952 гг. // Труды Казанского филиала Академии Наук СССР. Казань, 1954.

Халиков А.Х. Приказанская культура // Свод археологических источников. М., 1980. Вып. 1–24.

Автор – Е.П.Казаков