Биографиясе

1891 елның 1 марты, Вятка губернасы, Алабуга өязе Олы Елау авылы – 1960 елның 7 октябре, Казан.

Казан үзәк керәшен-татар мәктәбен (1907 ел), Казан укытучылар семинариясен (1911 ел), Иркутск университетын (1922 ел) тәмамлый.

1922 елдан Казанда: Керәшен педагогия техникумында укытучы, 1930 елдан Казан педагогия институтында, педагогия факультеты деканы (1934–1960 еллар), бер үк вакытта педагогия һәм психология кафедрасы мөдире (1952 ел).

Халык мәгарифе тарихына, балалар йортларында тәрбия мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1954).

Хезмәтләре

Реакционная школьная политика царизма в отношении татар Поволжья. Казань, 1941;

Школьное образование среди татар в XIX — начале XX вв.: В 2 т. Казань, 1947;

Мәктәптә тәрбия эшләре. Казань, 1955.

Әдәбият

Ханбиков Я.И. Из истории педагогической мысли татарского народа. Казань, 1967.