Биографиясе

1928 елның 28 мае, Пермь шәһәре — 2018 елның 31 декабре, Казан.

Пермь медицина институтын тәмамлаганнан соң (1951), Пермь өлкәсе Чусовой шәһәре һәм Чусовой районы Югары Калина авылы участок хастаханәләрендә табиб булып эшли.

1957 елдан Казан ГИДУВында, гаилә медицинасы кафедрасында, 1973 елдан кафедрасы мөдире.

ТРның баш паразитологы (1973 елдан).

2006 елдан ТР ФА поликлиникасында.

Хезмәтләре описторхозны, беренчел бавыр рагын, паразитар авыруларны, аллергияне өйрәнүгә карый. Хәмидуллин тарафыннан ТРда описторхоз буенча эндемик территория билгеләнә.

Бүләкләре

«Опистороз һәм беренчел бавыр рагы» («Описторхоз и первичный рак печени») хезмәте өчен ТР ФАнең Ә.Б.Терегулов исемендәге бүләге бирелә (1998). Медаль белән бүләкләнә.

Казан медицина академиясенең шәрәфле профессоры (2005).

Хезмәтләре

Описторхоз и псевдамфистомоз в Республике Татарстан // Казан. медицина журн. 1995. № 2 (автордаш); 

Растения и здоровье: Применение лекарственных растений в терапевтической практике. К., 1998 (автордаш); 

Гельминтозы: выявление и лечение. К., 2007 (автордаш).