Тарихы

XVIII йөз башыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Пеньки исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1864–1873 елларда Алабуга сәүдәгәре И.И.Стахеев, шулай ук Чистайдан алпавыт хатын А.Е.Спижарная һәм Мамадыш сәүдәгәре А.И.Батуев акчасына архитектор П.В.Тихомиров проекты буенча Покров чиркәве төзелә (рус-византия стилендә элекке “кирпеч” эклектикасының дини архитектура истәлеге). 1879 елда И.И.Стахеев чиркәүгә иконостас бүләк итә (аңа кадәр ул Алабуга Покров чиркәвендә була).

XX йөз башында авылда Покров чиркәве, земство мәктәбе (1840 елдан эшләгән авыл приход мәктәбе җирлегендә 1866 елда ачыла), су тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2858,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Омар волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Яке авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Отарное” һәм “Новый путь” колхозлары оештырыла. Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Д.К.Антонов (1946–2007) — флейтачы, педагог, ТР ның атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда — 430 ир-ат;
1859 елда — 1453,
1897 елда — 1454,
1908 елда — 1476,
1920 елда — 1374,
1926 елда — 1034,
1938 елда — 665,
1949 елда — 367,
1958 елда — 244,
1970 елда — 176,
1979 елда — 89,
1989 елда — 59,
2002 елда — 31,
2010 елда — 9,
2017 елда — 2 кеше (руслар).