- РУС
- ТАТ
2 нче гильдия Казан сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе
1834 елның 5 мае, Казан губернасы, Казан өязе Каратмән авылы — 1917 ел.
Чәй һәм шикәр белән сәүдә итә.
1879–1900 елларда Казан шәһәр Думасы гласные, бер үк вакытта, 1883 елдан, шәһәр идарәсе әгъзасы.
1878–1882 елларда Казан татар сәүдәгәрләре җәмгыяте старостасы. Казан шәһәр ятимнәр мәхкәмәсе әгъзасы һәм казначее.
«Мәрҗания» мәдрәсәсе төзелешенә һәм Мөселман хәйрия җәмгыятен оештыруга матди ярдәм күрсәтә.
Казандагы Чукрак-телсез балаларны тәрбияләү, аларга белем бирү җәмгыяте һәм Ятим, авыру балаларга булышлык итү җәмгыяте әгъзасы.
Шулай ук кара Муллин йорты.
Авторлар — Р.Р.Хәйретдинов, Р.Р.Салихов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.