Административ-территориаль буйсынуы

1946 елда нигез салына, торак пункт буларак 1959 елда теркәлә. Оештырылган вакытыннан Мамадыш районында.

Хәзер Соколка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселокта урман заводы эшли.

Мәдәният

Китапханә бар.

Халык саны

1970 елда — 468,
1979 елда — 305,
1989 елда — 159,
2002 елда — 76,
2010 елда — 38,
2017 елда — 36 кеше (руслар, татарлар).