Казан ЮНЕСКО, Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасы, Башкалалар һәм эре шәһәрләр халыкара ассоциациясе һ.б. белән элемтәләрне үстерә һәм ныгыта.

2017 елда Казанга 2 млн 750 мең турист килгән, 2019 елда – 3,5 млн. Казанга кабат килүче туристлар саны 40%ка арткан.

Туристларның күпчелеге Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән килә.

Чит илләрдән килгән туристларга килгәндә, 2017 елда Казанга 185 мең кеше килгән, аларның күпчелеге Кытай, Казахстан, Германия, Төркия һәм Чилидан.

Казан Кремле традиция буенча туристлар өчен иң җәлеп итә торган урыннарның берсе булып тора. 2017 елда Казан Кремленә 2 млн 774 мең экскурсант һәм турист килгән.

«Казан» халыкара аэропорты хезмәтләреннән 2017 елда якынча 2,6 млн пассажир кулланган, шул рәвешле, 2016 ел белән чагыштырганда, пассажирлар агымы 30% ка үскән.

2017 елда Хельсинки (Финляндия), Рига (Латвия), Гоа (Индия), Пхукет (Тайланд), Пардубице (Чехия), Камрань (Вьетнам), Гренобль (Франция), шулай ук Калининградка туры очышлар ачылды.

Казан шәһәренең кунакханә комплексын 196 кунакханә тәшкил итә: биредә, хостеллар белән бергә, 18 мең гомуми урынлы 7,7 мең номер исәпләнә.

Казанда халыкара челтәрләрдәге кунакханәләр эшли.

Казанның өч кунакханәсе 5 йолдызлы: «Korston Royal», «Luciano», «Мираж».

2017 дәвамында Казан Россия һәм халыкара рейтингларда алдынгы урыннар алып килде: шәһәр бәрхет сезонда ял итәр һәм Яңа елда балалар белән ял итәр өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә керде.

2017 елда Казан вакыйгалы туризмны үстерү өлкәсендә «Алтын алма (Golden Apple)» премиясен алды. Абруйлы халыкара премияне тапшыру өчен 2–5 май көннәрендә Казан шәһәренә туризм турында яза торган FIJET журналистлар һәм язучылар халыкара федерациясе делегациясе килде. Делегация составында Бельгия, Сербия, Франция, Хорватия, Төркия, Мисыр, Тунис һәм Россия вәкилләре бар иде.

Моннан кала, Казанга:

  • Ял итү зонасын булдыру, парк һәм скверларның эстетик кыяфәтен яхшырту, имин, уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин итү өчен,
  • Оператив идарә үзәген оештыру һәм җәмәгатьчелек ягыннан җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә гражданлык контроле момкинлекләрен булдыру өчен («Ачык мәгълүматлар» мәгълүмати системасы),
  • Өлкән яшьтәге шәһәрлеләрне актив тормыш рәвеше белән тәэмин итү, иҗади формалашу өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән «Жизнелюб» проектын тормышка ашырган өчен,
  • Реклама һәм мәгълүмати элмә такталарны раслату һәм урнаштыруны тәртипкә салуны гадиләштерү буенча чаралар комплексын әзерләгән һәм тормышка ашырган өчен,
  • Транспортта һәм транспорт инфраструктурасы объектларында яңа технологияләрне кертү һәм планлаштыру системасын оештырган өчен,
  • “Тораккоммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хокукый ярдәм көне” эксперименталь проектын тормышка ашырган өчен,
  • Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге һәм Евразия икътисади бердәмлеге шәһәрләренең X Халыкара «Яшисе килгән шәһәр» шәһәр практикалары смотрконкурсы кысаларында «Полимер торбаүткәргечләрне кулланып кайнар су белән тәэмин ителеш челтәрләрен модернизацияләгән, су белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын үстергән өчен» (2017 ел) дипломнары бирелде.