- РУС
- ТАТ
Дан орденының тулы кавалеры (1944 елның 7 августы, 1945 елның 13 апреле, 1946 елның 15 мае), старшина
1925 елның 10 июле, Оренбург шәһәре – 1989 елның 20 мае, Одесса өлкәсенең Ширяев районы Сахалинский авылы.
Оренбург өлкәсендә шофер булып эшли.
1943 елдан Кызыл Армиядә, 1943 елның августыннан Бөек Ватан сугышында, 986 укчы полк пулеметчысы (57 нче армиянең 230 нчы укчы дивизиясе). 2 нче һәм 3 нче Украина, 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Украина, Молдавия, Румынияне азат итүдә һәм Берлинны алуда (1945) катнаша.
Варница авылыннан (Молдавия, 1944 елның 15–17 июле) төньяк-көнбатыштарак, Цеден шәһәреннән (Германия, 1945 елның 3 феврале) көньяктарак барган бәрелешләрдә, 1945 елның 21 апреленнән 2 маена кадәр Берлиндагы урам сугышларында батырлык күрсәтә.
Сугыштан соң Совет Армиясендә 1949 елга кадәр хезмәт итә. Одесса өлкәсенең Ширяев районы «Авангард» колхозында шофер булып эшли.
1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Лобода В.Ф. Солдатская слава. М., 1967. Книга 2.
Дубров Б.И. Солдатская слава. Киев, 1987.
Кавалеры ордена Славы трех степеней: Краткий биографический словарь. М., 2000.
Автор – В.А.Шагалов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.