Биографиясе

1928 елның 12 декабре, Кыргызстан Республикасының хәзерге Киров районы Шекер кышлагы – 2008 елның 10 июне, Нюрнберг шәһәре, Германия.

Кыргыз һәм рус телләрендә яза.

Авыл хуҗалыгы институтын (1953), М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны (Мәскәү) тәмамлый.

1966–1989 елларда СССР Югары Советы депутаты, 1989–1992 елларда СССР халык депутаты. 1988–1990 елларда «Иностранная литература» журналының баш мөхәррире, 1990–1994 елларда СССР һәм РФнең Люксембургтагы илчесе, 1994 елдан башлап Франция һәм Бенилюкс илләрендә (Бельгия, Нидерланд, Люксембург) Кыргызстан Республикасы илчесе.

Иҗаты

Әсәрләре 1952 елдан басыла. «Җәмилә» (1958), «Бәхил бул, Гөлсары!» (1966), «Ак пароход» (1970) повестьлары, «Гасырдан да озын көн» (1980), «Ахырзаман» (1987), «Тавро Кассандры» (1994), «Когда падают горы (Вечная невеста)» (2007) романнары авторы.

Психологик портрет остасы. Ч.Айтматов иҗатында күтәрелгән төп проблема – кеше һәм җәмгыятьнең үзара мөнәсәбәтләре. Ч.Айтматов әсәрләренең геройлары – автор яшәгән чорның актив, көчле рухлы замандашлары.

«Кызыл яулыклы гүзәлкәем», «Беренче укытучы», «Анам кыры» повестьлары, «Гасырдан да озын көн» романы һ.б. татар теленә тәрҗемә ителә.

«Кызыл яулыклы гүзәлкәем» («Гүзәлем Әсәл», 1966), «Ахырзаман» (1987) әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән спектакльләр – Татар академия театры сәхнәсендә, «Анам кыры» (1971) Әлмәт татар драма театрында зур уңыш казана.

2018 елдан Татар академия театры сәхнәсендә «Гасырдан да озын көн» романы буенча куелган «Мәңгелек буран» спектакле зур уңыш белән бара.

Бүләкләре

Ленин бүләге (1963), СССР Дәүләт бүләкләре (1968, 1977, 1983) лауреаты.

Әсәрләре

Собрание сочинений: в 3 т. М., 1982–1984.

Плаха. Буранный полустанок: романы. Днепропетровск. 1989.

Әдәбият

Гачев Г.Д. Чингиз Айтматов (в свете мировой культуры). Фрунзе, 1989.

Акматалиев А.Л. Чингиз Айтматов и взаимосвязи литератур. Бишкек, 1991.