Биографиясе

1942 елның 9 мае, Казан шәһәре – 2021 елның 10 мае, шунда ук.

1965 елда Казан консерваториясен (фортепиано классы) тәмамлый, шунда ук 1969 елда Э.А.Монасзон классында ассистентура-стажировка үтә.

1968 елдан Казан консерваториясендә укыта (1995 елдан профессор, 1998 елдан фортепиано белгечлеге кафедрасы мөдире).

Иҗаты

Актив концерт эшчәнлеге алып бара. Башкаручы буларак, клавирлы (И.-С.Бах, Г.-Ф.Гендель, Д.Скарлатти) һәм хәзерге заман (С.Прокофьев, Д.Шостакович, Б.Бриттен, П.Хиндемит) музыкасына тартыла.

Танылган инструментчылар (Д.Антонов, Г.Сафина һ.б.), шулай ук үзе оештырган Казан консерваториясе триосы (1979 елдан), «Барокко» музыка ансамбле (1987 елдан) иҗат коллективлары белән чыгышлар ясый. Күп кенә концерт программаларын кыллы-клавишлы музыка коралы клавесинда башкара.

Россиядә һәм чит илләрдә гастрольләрдә була.

Бурнашева шәкертләре арасында Мордовия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе И.Кобозева, Курган филармониясенең сәнгать җитәкчесе С.Потапов, Ижевск филармониясе солисты А.Коробов, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары Е.Михайлов, З.Мостафина, С.Малинин һ.б. бар.

Автор – Ф.Ш.Салитова