Крепостнойлык хокукы үсеше

XIII–XV йөзләрдә феодаль бәйлелек мөнәсәбәтләре крәстияннәрнең күп өлешенә тарала, ләкин крепостнойлык хокукы ул вакытта әле зур үсеш алмый.

XV йөз уртасыннан крәстияннәрнең кайбер категорияләре өчен феодаль бәйлелектән чыгу чикләнә; ул Юрий көненә (27 ноябрь) кадәрге һәм аннан соңгы икешәр атна арасындагы вакыт белән билгеләнә.

Гомумдәүләт нормасы буларак, яшәгән өчен салым (пожилое, ягъни крәстиян утарыннан файдаланган өчен хуҗа файдасына җыем) күләмен тәгаенләгән 1497 елгы Судебник (Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III заманында кабул ителә) белән беркетелә.

Патша Иван IV елның 1550 елгы Судебнигы белән бу салымның күләме арттырыла һәм, бәйлелектән чыгуның вакыты кыскартылып, ул Юрий көне белән генә чикләнә.

XVI йөзнең 2 нче яртысында тыюлы еллар (крәстияннәрнең бәйлелектән чыгуын вакытлыча тыю) һәм билгеләнгән еллар (качак крәстияннәрне эзләү вакыты) турындагы фәрманнар чыга. Крепостнойлык хокукы 1649 елгы Кануннар мәҗмугасы белән (патша Алексей Михайлович заманында) тәмам ныгытыла.

XVII–XVIII йөзләр дәвамында феодалның крәстиян шәхесенә карата хокуклары арта, тора-бара крепостнойлар гражданлык хокукларының һәм шәхси ирекләренең барысын да диярлек югалталар.

XVII йөзнең 1 нче яртысында җирбиләүчеләр ихтыярына буйсынмаган крәстияннәргә тән җәзасы бирү кертелә.

1741 елдан алпавыт крәстияннәре патшага ант бирүдән читләштерелә, бу дворяннарның крепостнойларны милеккә әверелдерүен монополияләштерүгә китерә.

XVIII йөзнең 2 нче яртысында алпавытларга ошамаган утар кешеләрен һәм крәстияннәрне Себергә (1760), каторга эшләренә сөрү (1765), төрмәләргә ябу (1775), балаларны ата-аналарыннан аеру (1760) хокукы турындагы фәрманнар чыгарыла.

Крепостнойны үтергән очракта алпавыт җавап тотмый яки кечерәк кенә җәзага тартыла (мәсәлән, 1831 елда Тәтеш алпавыты А.В.Страхов биләмәсендә газаплаулардан 4 кеше үлә, ләкин ул җәзага тартылмый).

Крәстияннәр крепостнойлык хокукына каршы көрәшәләр, баш күтәрәләр, крәстиян сугышлары башлыйлар (кара Крәстияннәр кузгалышы (1670–1671), Батырша хәрәкәте, Крәстияннәр кузгалышы (1773–1775)). XVIII йөздә крепостнойлык хокукы илнең җитештерүче көчләре үсешендә төп тоткарлык факторына әверелә, мәдәни һәм социаль алгарышка комачаулый. Крепостнойлык хокукын чикләү һәм бетерү турындагы проектлар эшләнә башлый.

1803 елда кабул ителгән «Ирекле игенчеләр турында»гы закон нигезендә крәстияннәрнең азсанлы өлешенә беркадәр ирек бирелә. Крепостной крәстияннәр төп өч төркемгә бүленә: 1) алпавытныкылар (кара Алпавыт крәстияннәре), 2) төрле ведом­стволар карамагындагылар (посессион крәстияннәр), 3) хосусый заводларга һәм фабрикаларга беркетелгәннәр (Казна эшенә беркетелгән крәстияннәр). Алпавыт крепостнойлары алпавыт җирендә урнаштырылган крәстияннәргә һәм җирләре булмаган утар кешеләренә аерыла.

Казан төбәгендә крепостнойлык хокукы

XVI йөзнең 2 нче яртысыннан, Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алганнан соң (1552), тыюлы еллар һәм билгеләнгән еллар турындагы фәрманнар нигезендә формалаша башлый. Казан губернасында крепостной крәстияннәр 1765 елда — 45800 кеше (губернадагы авыл халкының 17,4%ы), 1835 елда — 96219 ир-ат (14% чамасы), 1857 елда — 212851 кеше (103088 ир-ат, шулардан 7846 сы утар кешесе; 109763 хатын-кыз, шулардан 8097 се утар кешесе) исәпләнә. Алпавыт җирбиләүчелеге, башлыча, кара туфраклы өязләрдә таралыш ала; 1857 елда: Лаеш өязендә — 58990 крепостной (шулардан 4789 ы — утар кешесе), Спас өязендә — 28331 (1768), Зөя өязендә — 25126 (1221), Казан өязендә — 19782 (1830), Тәтеш өязендә — 14694 (910), Цивильск өязендә — 4588 (729), Мамадыш өязендә — 2144 (201), Ядрин өязендә — 2038 (65), Царёвококшайск өязендә 760 кеше (42 крепостной) алпавытларга бәйле була.

Утар кешеләре саны буенча 1857 елда Казан губернасы Россиядә 27 нче урынны били. Казан губернасындагы барлык җирләрнең 3353169 дисәтинәсеннән 831784 дисәтинә (24,8%) алпавытлар милкендә була, шуның 310900 дисәтинәсеннән крәстияннәр файдалана, алпавытлар карамагында 454850 дисәтинә (шуның 59,4%ын — 211405 дисәтинә урманнар һәм 194754 дисәтинә сөрүлек җирләр тәшкил итә) исәпләнә.

Гадәттә, крепостной крәстияннәрнең имана җирләре башка крәстиян төркемнәренекенә караганда кечерәк була: уртача алганда, губерна буенча алар ревизияләрдә теркәлгән җан башына 3 дисәтинә чамасы туры килә (Зөя өязендә — 3,73 дисәтинәгә кадәр, Спас өязендә — 3,09 дисәтинә, Казан өязендә — 2,91 дисәтинә, Тәтеш өязендә — 2,8 дисәтинә, Лаеш, Чистай һәм Мамадыш өязләрендә — 2,2 дән 2,4 дисәтинәгә кадәр). 1800–1861 еллар арасында имана җирләренең мәйданы 2 тапкырдан да күбрәккә кими. Казан губернасы алпавытларының күпчелеген вак биләмәлеләр тәшкил итә.

XIX йөзнең 1 нче яртысында эре биләмәлеләр (500 һәм аннан да күбрәк крепостнойларга хуҗа булучылар) 907 алпавыттан 9 гына кеше була, алар арасында алпавытлар Болховскийлар, Молоствовлар, Сахаровлар, Толстойлар аерылып тора (1000 нән 4000 гә кадәр крепостной). Казан алпавытларының зур өлеше 100 гә кадәр санда крепостной били (588 алпавыт).

Губернадагы крепостнойларның күпчелеге барщина йөкләмәсен үти (86% чамасы); барщина үсә бара һәм XIX йөздә ул атнаның 4–5 көненә җитә. XVIII йөзнең 1 нче яртысында алпавыт крәстияннәреннән җан башыннан 74 тиен, XVIII йөз ахырында 6 сум чамасы, XIX йөз уртасында 15 сум салым алына. Оброк түләүчеләр: Казан өязендә — 77%, Зөя өязендә — 71%, Тәтеш өязендә — 17,3%, Чистай өязендә — 16,4%, Лаеш өязендә — 7,63%, Спас өязендә — 2,7%, Мамадыш өязендә — 0,47%.

Капиталистик мөнәсәбәтләр үсеше нәтиҗәсендә Казан губернасында мануфактуралар барлыкка килә, XVIII йөздә аларда, башлыча, крепостной крәстияннәр эшли. XVIII йөздә Казанда крепостнойлар хезмәтеннән файдаланган иң эре предприятиеләр — Адмиралтейство һәм Постау мануфактурасы. Кайбер алпавытлар үз утарларында ук производство оештыралар, мәсәлән, поташ заводларының барысы да диярлек алпавытлар милкендә була, гадәттә, аларның һәрберсендә 5–7 кеше эшли. 1812 елда Казанның 137 предприятиесендәге 4732 эшченең 1457 се крепостнойлардан була (30,84%), 1857 елда губернада заводларга 1597 крепостной беркетелә.

Крепостнойлык хокукы Крәстиян реформасы (1861) белән бетерелә, ләкин аның алпавыт җирбиләүчелеге, алпавытка эшләү кебек калдыклары Россиядә 1917 елга кадәр, аралашкан басу, община (авыл җәмәгате) һ.б. 1930 елларга кадәр саклана.

Әдәбият  

Тройницкий А. Крепостное население России по 10-й народной переписи. СПб., 1861;

Селовский В.И. Крестьянский вопрос в России в XVIII и первой половине XIX в.: В 2 т. СПб., 1888;

Чернышёв Е.И. Татария в период разложения крепостного строя // Материалы по истории Татарии. К., 1948. Вып. 1;

Греков Б.Д. Крестьяне на Руси с древнейших времен до XVII в.: В 2 кн. М., 1952–54; История Татарской АССР (с древнейших времён до наших дней). К., 1968;

Смыков Ю.И. Крестьяне Среднего Поволжья в период капитализма (социально-экономическое исследование). М., 1984.

Автор — Л.М.Айнетдинова