- РУС
- ТАТ
Әсгать Харис улы Айдаров. Язучы
1906 елның 6 (19) июне, Самара губернасы, Бозаулык өязе Иске Сорочино авылы – 1959 елның 24 гыйнвары.
Атасы Бозаулык өязендә ахун булган.
1935–1938 елларда Ә.Айдар нигезсез репрессияләнә. Шул сәбәпле 1940 елда Казаннан китәргә мәҗбүр була.
Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң 1948 елга кадәр Казанда «Кызыл Татарстан» газетасында эшли. Соңгы елларын Үзбәкстанда яши.
Әсәрләре 1928 елдан басыла башлый.
«Әсгать Айдар шигырьләре» (1928), «Барабызлар турында» (1929) шигъри җыентыклары, балалар өчен «Ташбай» (1932) повесте (күп тапкырлар басыла), армия хезмәте турындагы «Соңгы сулышта» (1935) хикәясе, «Солдат хикәясе» (1946), геологлар тормышына багышланган «Таулар легендасы» (1960; рус теленә тәрҗемә, 1964) повесте авторы.
Кызыл Йолдыз һәм III дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.
Автор – Н.Г.Гыйззәтуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.