Биографиясе

1892 елның 19 гыйнвары, хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Атлаш авылы – 1961 елдан соң, Казакъстан ССР.

«Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала.

1916 елдан башлап соңгы көннәренә кадәр Казакъстанда укытучы булып эшли.

Шигырьләре 1909–1915 елларда «Идел», «Вакыт» газеталарында, «Шура», «Чүкеч» журналларында басыла. Аерым шигырьләре «Яңа әдәбият» хрестоматиясенә (1914, төзүчеләре Г.Ибраһимов, Г.Баттал) кертелә.

«Алтыннарым» (1915) җыентыгына 22 шигыре керә.

Иҗаты

Шигырьләрендә тормыштан зарлану мотивлары, халыкны агартуның зарурлыгы темасы чагылыш таба, Тукайга багышланган шигырьләре бар.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Рәми З. XX гасыр башы татар шигърияте // Мирас. 1998.№ 3.

Автор – З.З.Рәмиев