Эчтәлек

Иң беренче славяннарны шулай атыйлар. IX–X йөзләрдә, гарәп авторлары фикеренчә, чыгышлары уртак, яшәү рәвеше, хуҗалык алып барулары охшаш булган европа халыкларына гомуми атама буларак кулланыла башлый. Кайбер авторлар, мәсәлән, әл-Максуди аларга төрки халыкларны да кертә. Багдад хәлифәсе әл-Моктадир илчелеге сәркәтибе Ибне Фазлан үзенең язмаларында Идел буе Болгары идарәчесе (921–923) Алмыш илтәбәрне Сәкълаблар әмире дип атый, бу исем астында Урта Идел буе җирле төрки-угор халкын күз алдында тота. XII йөздә «Сәкълаб» термины әкренләп кулланыштан төшә һәм халыкларның үз-үзләренә биргән атамаларына алыштырыла.

Әдәбият

Бартольд В.В. Славяне // Сочинения. М., 1963. Т. 2, ч. 1.

Мишин Д.Е. Сакалиба (славяне) в исламском мире в раннее средневековье. М., 2002.

Автор – И.Л.Измайлов