Чынбарлыкны объектив чагылдыру, типик характерларны, конфликтларны, вакыйгаларны үзләренә охшатып тасвирлау, сурәтләнгәннәрне автор күңеленнән уздырып, иҗтимагый-тарихи вакыйгалар тәэсирендәге күренешләр итеп карау (социаль детерминизм) – реалистик сәнгатькә хас үзенчәлекләр.

Гомумэстетик атама буларак реализм XVIII–XIX йөзләрдә барлыкка килә. Бүгенге мәгънәдә «реализм» термины Россиядә – беренче тапкыр әдәби тәнкыйтьче П.В.Анненков, Франциядә Ж.Юссон тарафыннан кулланыла; рус әдәбияты белемендә ул Н.А.Добролюбов, Д.И.Писарев, Ф.М.Достоевский һ.б.ның тәнкыйть мәкаләләре аша урнаша.

Татар әдәбиятында

Татар әдәбият белеменә бу атама 1910 елдан соң килеп керә; теоретик планда эшкәртелеп, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди хезмәтләрендә файдаланыла.

XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында татар иҗтимагый фикеренә мәгърифәтчелек идеяләре үтеп керә һәм Г.Курсави, Г.Утыз Имәни, бигрәк тә Г.Кандалый әсәрләрендә (руханиларны тәнкыйтьләү, белемгә, тәрәккыятькә чакыру, югары әхлакый идеалларны яклау) чагылыш таба.

XIX йөзнең икенче яртысында туган татар мәгърифәтчелек хәрәкәте Россия һәм Европа мәгърифәтчелегенең аерылгысыз өлешенә әверелә.

Мәгърифәтчелек белән бәйле яңа идея-эстетик эзләнүләр татар поэзиясендә аеруча көчле чагыла. Г.Чокрый, Акмулла, Я.Емельянов әсәрләрендә җәмгыятьтәге тәртипләр тәнкыйтьләнә, гаделлек, тигезлек, кешелеклелек принципларына һәм мәгърифәтле кеше образына басым ясала.

Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләү татар мәгърифәтчелек реализмының мөһим темасына әверелә. Татар драматургиясенә нигез салучылар Г.Ильяси һәм Ф.Халиди пьесаларында да (вакыйгаларның асылын «мәгърифәтлеләр» һәм искегә ябышып ятучылар арасындагы гаилә-көнкүреш конфликты тәшкил итә) хатын-кыз мәсьәләсе үзәккә куела.

Татар прозасында мәгърифәтчелек реализмына нигез салган К.Насыйри, М.Акъегетзадә, З.Бигиев тирәлекне бәяләүдәге бердәнбер кыйммәт итеп акыл көчен күрсәтәләр.

М.Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» романының төп герое кешедә актив тормыш позициясен югары бәяли, сәләт һәм белем изге максатта, милләтеңә хезмәт итү өчен файдаланылырга тиеш, дип саный.

Романда татар җәмгыятенең социаль-икътисади яктан артта калуы мәсьәләсе куела, милләт язмышы мотивы пәйда була.

Мәгърифәтчеләр тәҗрибәсе XX йөз башында драматургиядә – Г.Исхакый, Г.Камалларның беренче пьесаларында, поэзиядә – М.Гафури шигырьләре һәм поэмаларында, Г.Тукайның тәүге шигырьләрендә, прозада – Р.Фәхретдинов, Ф.Кәрими, Г.Исхакый, Г.Чыгътай, З.Һади, Ш.Мөхәммәдов һ.б. (мәсәлән, Р.Фәхретдинов, Ф.Кәрими әсәрләрендә беренче планга укымышлы, тәрбияле кеше идеалы чыга) әсәрләрендә үстерелә һәм баетыла.

Язучылар әдәбият кешене гражданлык әхлагы рухында тәрбияләргә, бозыклыкка бирешмәскә өйрәтергә тиеш дип саныйлар. Ә бу, үз чиратында, әсәрләрдә публицистик, үгет-нәсыйхәт пафосы көчәюгә китерә; яңалыкның искелек (җәдитчелекнең кадимчелек) белән көрәшү мотивлары активлаша; яңалык авыр көрәштә явызлыкны җиңеп чыга.

Р.Фәхретдинов повестьларында тәнкыйть искечә укыту ысулына һәм кадимче муллаларга каршы юнәлтелә З.Һади, Ш.Мөхәммәдов иҗатларында иҗтимагый тәнкыйть элементлары көчәя төшә: язучылар татар сәүдәгәрләренең, мәдрәсә хуҗаларының, муллаларның наданлыгын һәм әхлаксызлыгын фаш итәләр.

Г.Исхакыйның «Тәгаллемдә – сәгадәт» дидактик хикәясендә аталар буынының наданлыгы тәнкыйтьләнә, мәгърифәтле аналар образы идеаллаштырыла; «Кәләпүшче кыз», «Бай угълы» әсәрләрендә татар җәмгыятендәге әхлаксызлыкка тискәре мөнәсәбәт чагыла.

XX йөз башында татар әдәбиятында формалаша барган тәнкыйди реализмның төп бурычы татар халкын гасырлар буе дәвам иткән «йокыдан» уятудан гыйбарәт була. Бу агымның асылын яшәп килүче вазгыятьне тәнкыйтьләү, кешенең камил түгеллеге хакында уйланулар, искечә яшәү формасын яңасына алмаштыру кирәклеген раслау, татар халкы язмышы өчен борчылу тәшкил итә.

Милли тормыштагы, җәмгыятьтәге аерым катламнар көнкүрешендәге теге яки бу күренешләрдән көлү аша авторлар укучыга үзләренең идеалларын җиткерергә омтылалар (Г.Камалның «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре», «Бүләк өчен», И.Богдановның «Помада мәсьәләсе» комедияләре, Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повесте, «Яшьләр», «Тигезсезләр» драмалары, «Сәмигулла абзый» хикәясе, Г.Исхакыйның «Кыямәт», «Җәмгыять» пьесалары һ.б.).

Җәмгыятьтәге иҗтимагый-әхлакый җитешсезлекләрне гаепләү, көлкегә калдыру сәнгати идеянең бер өлешенә әйләнә. Тәнкыйди реализм татар әдәбиятында берьяклылыгы, автор позициясенең ачыктан-ачык белдерелүе белән аерылып тора.

Г.Исхакыйның «Мөгаллим» драмасында, С.Рәмиевнең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!», Г.Камалның «Беренче театр» комедияләрендә һ.б.ларда авторлар геройларга карата тискәре мөнәсәбәтләрен белдереп кенә калмый, искечә яшәүне гыйбрәт итеп, ялгыш юл буларак бәяли дә. Тәнкыйди реализм татар әдәбиятына яңа геройлар бирә, аерым катламнар көнкүрешен тасвирлаудан башлап, милләт язмышын чагылдыруга кадәр юл уза.

1920–1930 еллар социалистик реализм формалашкан чор була. Ул марксизм-ленинизм классиклары моделе буенча, көрәш аша һәм көч кулланып тарихны тудыруда катнашучы актив шәхесне тәкъдим итә.

Рәсми эстетика ноктасыннан караганда, бу сәнгать пролетариат һәм социалистик җәмгыять мәнфәгатьләрен чагылдыра. Реализм тарихилыкның зарурлыгын, шәхси бәхет – «кешелекнең бәхетле киләчәгенә» фидакарь хезмәт итү, ә тарихи оптимизмның чыганагы – кешене «гадел җәмгыять» төзүгә тарту, дигән фикерне раслый.

Аерым бер социаль заказ үти торган, сәяси тенденциозлыкка ия әсәр тудыру ысулы буларак социалистик реализм татар әдәбиятында 1917–1932 елларда барлыкка килә.

Ш.Усманов, М.Гафури, Ф.Сәйфи-Казанлы һ.б. язучылар әсәрләрендә кешенең яшәү мәгънәсе үз-үзен корбан итүгә кайтып кала торган яңа җәмгыять төзелү тасвирлана.

Татар социалистик реализм әдәбияты оптимизм һәм коммунистик идеяләрнең җиңүенә ышаныч пафосы белән сугарыла.

1930 елларда социалистик реализм әдәбиятта бердәнбер рөхсәт ителгән эстетик концепция буларак ныгытыла (М.Әмирнең «Агыйдел» повесте, «Саф күңел» романы, «Миңлекамал» драмасы; Г.Бәшировның «Сиваш» повесте, «Намус» романы; И.Газинең «Онытылмас еллар» трилогиясе; К.Нәҗминең «Язгы җилләр» повесте; Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы; Ш.Камалның «Матур туганда» романы; К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» драмасы), сәяси мәсьәләләрне хәл итү әхлакый нормаларны үтәүдән өстен куела.

Бер үк вакытта, 1941–1956 елларда, татар әдәбиятында гуманистик башлангычның көчәюе күзәтелә: беренче планга халык мәнфәгатьләре чыга, гомумкешелек кыйммәтләре рәтенә ватан, туган як төшенчәләрен кертә башлыйлар.

1960 еллардан башлап шәхеснең үзкыйммәте турында караш туа, җәмгыять һәм шәхесне үзгәртүче көч буларак хезмәтне пропагандалау көчәя (Г.Ахуновның «Чикләвек төше» повесте, «Хәзинә» романы), милли яшәешнең күпгасырлык мәдәни, психологик, этнографик, көнкүреш һәм әхлакый традицияләре белән кешенең бәйләнеше ассызыклана. Бу чорда агым нигезенә «кешелеккә йөз белән борылган» социализм идеясе салына.

1980–1990 елларда, дәүләт мәнфәгатьләренең шәхси мәнфәгатьләрдән өстенлеге турындагы караш сакланса да, кеше язмышы, кеше бәхете өчен җәмгыятьнең җаваплылыгы темасы барлыкка килә. Бу хәл социалистик реализмның үз-үзен инкяр итүенә китерә.

«Авыл проза»сы чикләрендә язылган әсәрләрдә крәстиян (авыл) реализмы агымы тәкъдим ителә. Аның үзәк темасы – авыл, төп герое – җир хуҗасы булудан читләштерелгән крәстиян.

1970 еллар СССР халыклары әдәбиятында заманча проблема һәм ситуацияләр күмәкләшү авырлыгын кичергән крәстияннар язмышына бәйләп яктыртыла.

Халык яшәешенең авылда сакланып калган рухи терәкләре илне яңарту нигезләре итеп күрсәтелә башлый. Крәстиян реализмының кайбер концептуаль кагыйдәләре рәсми совет идеологиясенә кискен каршы килә.

Эшчеләр сыйныфын идеаллаштыру урынына, тарихи һәм эстетик идеал буларак, авыл кешесен югары күтәрү, интернационализм идеяләре урынына милли идея (А.И.Солженицын, В.И.Белов, В.П.Астафьев, В.М.Шукшин, В.Г.Распутин әсәрләре) тәкъдим итү шундыйлардан.

Татар әдәбиятында мөстәкыйль агым буларак крәстиян реализмы 1960 елларда барлыкка килә. Аның кысаларында язылган әсәрләр элегик мотивлар белән сугарыла, татар авылының милли үзенчәлеген югалтуы сентиментальлек һәм өметсезлекнең сәбәбенә әверелә.

Үткән һәм бүгенге көн киләчәккә каршы куела (А.Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар», «Берәү», Р.Төхвәтуллинның «Йолдызым», «Авылдашым Нәби», М.Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» повестьлары; С.Рәфыйковның «Авыл иртәсе» романы).

1970 елларда әхлакый мәсьәләләргә игътибар көчәя, автор позициясе тәнкыйди юнәлеш ала (А.Гыйләҗевнең «Җомга көн, кич белән», «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары; М.Мәһдиевнең «Каз канатлары» романы, «Исәнме, Кәшфи абзый!» повесте; Ә.Баянның «Тау ягы повесте» һ.б.). Шулай итеп, әдәби әйләнешкә яңа характерлар кертелә, традицион әхлакый кыйммәтләр кабат торгызыла, халыкның милли яшәешенә, традицияләренә, гореф-гадәтенә аерым игътибар бирелә башлый.

Магик реализм үзендә бүгенге көнне һәм тарихны, гадәти күренешләрне һәм гадәттән тыш хәлләрне берләштерә. Анда фантастика һәм чынбарлык арасындагы аерма югала, хыялый күренешләр гадәти чынбарлык кануннары буенча үстерелә. Рализмның бу төрен файдалану кешеләргә берләшү кирәклеге турындагы фикерне расларга, яшәп килгән канун һәм нормаларны тәнкыйтьләргә, яхшылыкка ышанычны торгызырга мөмкинлек бирә.

Татар әдәбиятында магик реализм мөстәкыйль агым буларак формалашмый, ләкин аның аерым чалымнары Н.Гыйматдинова әсәрләрендә («Сихерче», «Ут күбәләге», «Кыргый», «Китәм, димә») күзәтелә. Аларда реаль тормыштан «читтә калган» геройлар ике дөнья чигендә сурәтләнәләр.

XX йөзнең икенче яртысы дөнья әдәбиятында барлыкка килгән психологик реализм, интеллектуаль реализм, неореализм кебек агымнар игътибарны кешенең эчке дөньясына юнәлтә.

Ф.Бәйрәмованың психологик прозага караган «Болын», «Битлек», «Кем?», «Су кызы» повестьларында төрле сәнгати чаралар ярдәмендә кешенең тышкы шартлар тәэсирендә үзгәрми кала торган аң төпкеле, тирән психологиясе ачыла. Бу күренеш совет әдәбияты кысаларында формалашкан детерминизм традициясе җирлегендә сәнгати яңалык булып кабул ителә.

Бүгенге татар прозасында реализм үсеше социаль-тарихи контекст белән билгеләнә: авторлар әсәрләрендә бүгенге көнне тасвирларга, заманга хас проблемаларны чагылдырырга омтылалар.

Тәнкыйди реализм традицияләрен дәвам итеп, алар кеше һәм иҗтимагый тирәлек мөнәсәбәтләренә (Ф.Садриевның «Таң җиле» романы, «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе), реаль тарихи вакыйгаларга (Ф.Бәйрәмованың «Караболак» романы) мөрәҗәгать итәләр.

Тәнкыйди тасвирлау объекты итеп бүгенге көн генә түгел, тарихи үткәннәр дә күрсәтелергә мөмкин (Ф.Сафинның «Саташып аткан таң» романы). Бүгенге татар әдәбиятында тәнкыйди юнәлеш төрле жанр һәм стиль вариантларында тәкъдим ителә. Әйтик, Т.Галиуллин «Сәет Сакманов» трилогиясенә кергән романнарын детектив формада яза.

Реалистик тасвирлау кысаларында бүгенге татар әдипләре еш кына социаль, милли һәм фәлсәфи мәсьәләләрне берләштерергә омтылалар.

XX–XXI йөзләр чигендә дөнья сәнгатендә һәм татар әдәбиятында яңа агымнар барлыкка килү эстетик чаралар куллану мөмкинлеген киңәйтә, текстның күпмәгънәлелеге көчәя, әсәр семантикасының колачы киңәя.

Әдәбият

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала ХХ века. Казань, 1966.

Николаев П.А. Реализм как творческий метод: Ист.-теорет. очерки. М., 1975.

Халит Г. Яңа гасыр поэзиясе: ХХ йөз башы (1905–1917 еллар) татар поэзиясендә иҗат методы, лирик герой, традиция һәм новаторлык мәсьәләләре. Казан, 1979.

Сверигин Р. Яңа геройлар һәм яңа алымнар. Казан, 1985.

Ганиева Р.К. Совет көнчыгыш әдәбиятларында иҗат методы мәсьәләләре. Казан, 1988.

Автор – Д.Ф.Заһидуллина