Эчтәлек

Антик чорда барлыкка килеп, багышлау китапта беренче битнең «бизәге» булып торган.

Урта гасырларда багышлау — үзенә булышлык һәм матди ярдәм күрсәткән кешесенә авторның ихтирам билгесе булган. Багышлауның күбесе мәдхияне хәтерләткән һәм мөстәкыйль сәнгати дәрәҗәгә ия булмаган.

Урта гасыр төрки-татар әдәбиятында Котб («Хөсрәү вә Ширин»е Тәнибәк ханга багышлана), Харәзми («Мәхәббәтнамә»се Мөхәммәд Хуҗабәккә), Мөхәммәдъяр («Нуры содур»ы Сәхибгәрәй ханга) әсәрләрендә очрый.

Соңыннан багышлауларның күләме кыскара, эчтәлеге тулылана. Аларда сүз авторның мәхәббәте, дустанә мөнәсәбәте турында бара; алар дусларга, туганнарга багышлана.

ХХ йөз татар әдәбиятында күп кенә әсәрләр тарихи шәхесләргә, мәдәният эшлеклеләренә: Гали Рәхимнең «Догаи Сәйфи»е — язучы Г.Исхакыйга, Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыят»е — язучы Б.Бикбайга, А.Гыйләҗевнең «Урталыкта»сы — реҗиссёр Г.Йосыповка, Г.Ахуновның «Ардуан батыр»ы — әдәбият галиме Г.Кашшафка, М.Әгъләмовның «Хәтеремдә калыр бу кичә»се — язучы К.Тимбиковага, Р.Гатауллинның «Рәхмәт, тормыш»ы — шагыйрь С.Хәкимгә багышланган һ.б.

Әдәбият  

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

Автор — Н.М.Йосыпова