Биографиясе

1945 елның 5 сентябре, Әтнә районы Мамыш авылы – 2006 елның 23 апреле, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1968 ел).

1969–2001 елларда Татарстан китап нәшриятында редактор.

Иҗаты

Беренче шигырьләре 1950 еллар ахырында республика газета-журналларында басыла башлый.

«Матур буласым килә» (1986), «Язгы ярсу» (1988), «Ташкын» (1991), «Мин кояшка елмаям» (2000), «Утның яшисе килә» (2005), балалар өчен «Айнур» (1995) исемле шигырь җыентыклары авторы.

Ф.Г.Зыятдинованың шигъриятенә нечкә лиризм, ихласлылык һәм туган җиргә мәхәббәт хас. Аның шигырьләренә композиторлар Ә.Бакиров, Ф.Әхмәтов, Л.Батыр-Болгари, Р.Кәлимуллин, М.Шәмсетдинова, Р.Әхиярова һәм башка популяр җырлар иҗат итә. Алар арасында – «Мин сине шундый сагындым», «Китмим әле яшьлегемнән» (икесе дә Л.Батыр-Болгари музыкасы).

Ф.Г.Зыятдинованың – К.Г.Паустовскийның «Яңгырлы иртә» («Дождливое утро», 1985) хикәяләр җыентыгын, шулай ук мәктәпләр өчен тарих, икътисад һәм география фәннәре буенча дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият

Габиди Ә. Мәхәббәт яктысы // Казан утлары. 1988. № 4;

Вәли М. Кызлар йөрәге // Мәдәни җомга. 2000. 2 сент.;

Мулланурова Р. Яме бар бит көзләрнең дә // Сөембикә. 2001. № 8.

Автор – Г.М.Габделхакова