Биографиясе

1783 елның 29 гыйнвары (9 феврале), Тула губернасы Мишенское авылы – 1852 елның 12 (24) апреле, Баден-Баден, Германия.

Алпавыт А.И.Бунин һәм аның кәнизәге, әсир төрек кызы Елизавета Дементьевна Турчанинова гаиләсендә туа. Чукындыру вакытында аны ярлыланган алпавыт Андрей Григорьевич Жуковский ала, ул малайга үзенең фамилиясен бирә.

1797–1801 елларда В.А.Жуковский Мәскәү университеты пансионында укый, шунда немец әдәбияты һәм романтизм белән мавыга.

"Арзамас" әдәби берләшмәсе әгъзасы (1815 елдан). Россия академиясенең хакыйкый әгъзасы (1818 елдан). Гомерның "Одиссея" әсәренең классик тәрҗемә авторы (1842–1846). Оригиналь романтик баллада ("Людмила", "Светлана", "Лесной царь"), элегия ("Сельское кладбище"), хат жанрын иҗат итә. Шиллер, Гёте, Байрон, Вальтер Скотт әсәрләрен тәрҗемә итә.

1817–1841 елларда Бөек Княгиня, аннары императрица Александра Федоровнаның рус теле укытучысы һәм патша улы Александр Николаевичның остазы.

1837 елда, тәхет варисы бөек князь Александр Николаевичны Россия буйлап сәяхәтендә озата йөргәндә, Казанга килә. Шәһәрдә булганда Казан университеты галимнәре А.К.Казембек, Н.И.Лобачевский, К.Ф.Фукс белән очраша. Казан театрында Жуковский А.Н.Верстовскийның "Аскольдова могила" операсын тыңлый; тамашадан соң артистлар шагыйрьнең "Слава на небе солнцу высокому..." шигыренә җыр башкаралар. Шагыйрь хәйрия максатлары белән хастаханәдә, төрмәдә, монастырьларда була. Жуковский шәһәрнең борынгы һәйкәлләре – Зилантов монастыре һәм 1552 елда Казанны алу вакытында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл рәсемнәрен ясый.

1845 елда отставкага чыга һәм чит илдә яши башлый. Гомеренең соңгы елларын Германиядә үткәрә.

Жуковский иҗаты XIX йөз рус әдәбияты үсешенә зур йогынты ясый. Аның поэзиясе Россиядә романтизмга юл ача, рус әдәби телен яңа сәнгатьле чаралар белән баета.

Истәлеге

Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда шагыйрь исеме белән аталган урамнар бар.