Биографиясе

1821 ел, бүтән мәгълүматларга караганда – 1822 яки 1825 еллар, Оренбург губернасы Башкорт кантоны, хәзерге Башкортостан Республикасының Көергәзе районы Эзәк-Ишмәт авылы – 1865 октябре, Таганрог шәһәре.

Псевдонимы туган авылы исеменнән алынган.

Чыгышы белән мулла гаиләсеннән.

4 яшеннән сукыр кала.

Башлангыч белемне туган авылында ала, соңыннан күрше авыл мәдрәсәләрендә укый. 23 яшендә Казанга килә, Күл буе мәдрәсәсендә 7 ел белем ала. Белемле, сәләтле кеше була; Коръәнне, хәдисләрне, мөселман фикъһе буенча хезмәтләрне, Шәрекъ әдәбиятының күпчелек әсәрләрен яттан белә, матур җырлый. Укыган елларында ук яшь шәкертләргә белем бирүдә катнаша. Туган авылында мәдрәсә ачылгач, 30 яшендә шунда укытырга кайта. 3 елдан соң, авыл аксакаллары белән низагка керүе аркасында, бер төркем шәкертләр белән Уфа губернасы Эстәрлебаш авылына күчеп китәргә мәҗбүр була, анда 4 ел укытканнан соң, туган авылына кайта, һәм шунда укыта.

Шәкертләре арасында М.Акмулла, Г.Чокрый һәм башка шагыйрьләр була.

Зәки Шәмсетдин Мәккәгә барганда юлда вафат була.

Иҗаты

Шигъри мирасының төп өлешен газәл, мәдхия, робагый, фәрд һәм башка жанрларда язылган лирик әсәрләр тәшкил итә (46 шигыре – татар, 6 сы – гарәп, 1 се – фарсы телендә).

Шагыйрь иҗаты дини-суфи идеяләр, тормыш мәгънәсе турында уйланулар белән сугарылган. Аның шигъриятендә югары әхлак идеаллары раслана, суфиларча яшәү рәвеше мактала.

Зәки Шәмсетдин урта гасыр һәм төрки-татар поэзиясе традицияләрен дәвам иттерә. Аның лирикасына эмоциональлек, фикер һәм хисне туплый белү осталыгы, ритмиканың аныклыгы һәм аһәңлеге хас. Җәмгыятьтә хөкем сөргән гаделсезлек, реаль тормышны кабул итмәү аның лирик героенда үзенең эчке дөньясына мистик халәттә кереп бикләнү теләге тудыра. Аның «Булгай, булмагай», «Өйрәнмәк кирәк», «Бу үлем бәңа дошман дүгел» һәм башка шигырьләренә тормыш хакында тирән фәлсәфи уйланулар, теленә тапкырлык һәм үткенлек хас. «Йә, Иляһи, бер нәзар кылгыл...», «Акыздым канлы яшем...» шигырьләре Аллаһка мистик мәхәббәт белән сугарылган.

Зәки Шәмсетдиннең чәчмә әсәрләре исламның төрле күрсәтмәләренә багышланган, Коръәннең аерым өлешләренә мөнәсәбәтле аңлатмалар тәшкил итә. Аның гарәп телендә язылып танылган «Әр-рисаләт әл-фәризә» («Дини кагыйдәләр җыентыгы») кулъязма китабы суфичылык мәсьәләләренә багышлана.

Аерым шигырьләре 1982 елда басылган «XIX йөз татар әдәбияты ядкәрләре» җыентыгына кергән; 2002 елда Ә.Каргалый шигырьләре белән бергә «Мөнәҗәтләр. Хикәятләр» китабында урын алган.

Аның тормышы һәм иҗаты Р.Фәхретдин, З.Мөхәммәт-Рәхими, М.Х.Гайнуллин, Х.Й.Миңнегулов, М.В.Гайнетдинов һәм башкалар тарафыннан өйрәнелә.

Р.Фәхретдин Зәки Шәмсетдин иҗатын Мәгарри һәм Физули иҗатлары белән чагыштыра.

Әдәбият

Фәхретдин Р. Асар. Оренбург, 1907. 2 том, 13 җөзья;

Миңнегулов Х., Садретдинов Ш. XIX йөз татар әдәбияты ядкәрләре. Казан, 1982;

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. Казан, 1975;

Шарипова З.Я. Пером и словом. Уфа, 1993.

Автор – Х.Й.Миңнегулов