Биографиясе

1928 елның 13 гыйнвары, хәзерге Тукай районы Иске Теләнче авылы – 2005 елның 1 апреле, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1949).

1949 –1965 елларда (бүленеп) – ТАССР Министрлар Советы каршындагы радиокомитетта әдәби-драма, соңрак музыкаль тапшырулар мөхәррире.

1952–1963 елларда Татарстан китап нәшриятында редактор, 1973–1983 елларда кадрлар бүлеге инспекторы.

Иҗаты

1950 еллар ахырында матбугатта һәм күмәк җыентыкларда беренче язмалары басыла. «Тыңларсыңмы җырларымны» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1958 елда дөнья күрә.

«Замандашыма» (1967), «Үз илемдә» (1969), «Җырлап яшик!» (1971), «Гөлләр иле» (1977), «Мәхәббәт һәм җыр» (2000) җыентыкларына тупланган шигырьләре мәхәббәт, туган якның матурлыгы, кешеләренең күңел байлыгы турында.

«Асия» (1973), «Кояш гомере» (1975), «Җырчы миләш» (1982), «Көмеш тавышлар» (2008) җыентыклары балаларга багышланган. Композиторлар М.Мозаффаров, А.Ключарёв, Р.Яхин, С.Садыйкова, З.Гыйбадуллин, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Б.Мөлеков, А.Монасыйпов, Б.Гайсин белән бергәләп иҗат иткән җырлары «Илле җыр» (1988; ТССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1991) җыентыгын тәшкил итә. «Гөлсем Сөләйманова» (1957), «Сара Садыйкова» (1987) очерклары Зәйнашеваның замандашлары – татар музыка сәнгатенең күренекле вәкилләре тормышы һәм иҗаты турында.

Зәйнашева пьесалар авторы да. Аның әсәрләре буенча Татар драма һәм комедия театрында «Гайфи бабай, өйлән давай!» (1996), «Җаным жәл түгел сиңа» (1997), Минзәлә татар драма театры сәхнәсендә – «Бәхет кошым» (1964), «Кем гүзәл?» (1970), «Комиссия килгәч» (1976), «Яшел сумка» (1982), «Язмышлар һәм ялгышлар» (2000), «Әкият» татар курчак театрында «И, кызык Шүрәле» (2000) спектакльләре куела; Зәйнашева сценарийлары буенча «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесе тарафыннан «Моңсара» (1996), «Салих Сәйдәшев» (2000), «Тузган торактан күчкәндә» (2004) телефильмнары төшерелә.

2006 елда Казанда Зәйнашеваның музей-бүлмәсе ачыла.

Әсәрләре

Пьесалар. Казан, 1974.

Сайланма әсәрләр. Казан, 2006.

Әдәбият

Нәҗми Н. Илле шатлык // Шәһри Казан. 1991. 12 апрель.

Гаташ Р. Моңнар бәйрәме // Казан утлары. 1998. №1.

Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова Д. Мең кыллы күңел // Мәйдан. 2002. № 5.

Гаитов М. Җырга багышланган гомер // Казан утлары. 2008. № 1.

Галиуллин Т. Сандугач картаймый, диләр... // Мәдәни җомга. 2008. 18 гыйнвар.

Автор – Г.М.Габделхакова