Биографиясе

1908 елның 9 октябрь, Санкт-Петербург – 1955 елның 17 марты, Казан.

Казанда 1919 елдан.

Казан урман-техника институтын тәмамлый (1930 ел).

Күперләр, плотиналар, сәнәгать объектлары төзелешендә эшли, хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр советында төзелеш бүлеген җитәкли, Бөек Ватан сугышы елларында оборона предприятиеләрендә хезмәт итә.

1947–1955 елларда Татарстан Язучылары берлегендә рус язучылары секциясен җитәкли.

1950 елларда беренче әсәрләре басылып чыга башлый.

Иҗаты

Балалар өчен язылган «Безнең балалар бакчасы» («Наш детский сад», 1952 ел), «Бөркетләр турында кыйсса» («Сказание об орлах», 1953 ел), «Тиздән мәктәпкә» («Скоро в школу», 1958 ел) хикәяләр җыентыклары авторы.

«Лобачевский» (1953 ел) романы белән автор укучыга таныла.

М.Гафуриның «Без бәләкәй чакларда» («В далёком детстве», 1948 ел) хикәяләр җыентыгын, А.Әхмәтнең «Үги кыз» («Падчерица», 1948 ел) һәм «Серләр» («Тайны», 1948 ел) пьесаларын, М.Әмирнең «Миңлекамал» («Минникамал») пьесасын, Ш.Камалның «Хикәяләр» («Рассказы», 1952 ел) җыентыгын, «Акчарлаклар» («Чайки», 1952 ел) повестен һәм башкаларны рус теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият

Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Библиографический справочник. Казань, 1970;

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Библиографик белешмә. Казан, 1986.