Биографиясе

1926 елның 16 апреле, ТАССРның Минзәлә кантоны Бикбау авылы – 2018 елның 9 декабре, Минзәлә шәһәре, туган авылында җирләнә.

Минзәлә педагогия училищесен (1953), Казан Югары партия мәктәбен (1960) тәмамлый.

1941–1950 елларда Минзәлә районының «Корыч» колхозында эшли (1943–1944 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә).

1950–1986 елларда Минзәлә һәм Актаныш районнарында хуҗалык, совет һәм партия эшендә (КПСС район комитетының оештыру бүлеге мөдире, Халык контроле район комитеты рәисе).

Күп еллар дәвамында Көнчыгыш Кама аръягы топонимнарын, риваятьләрен, легендаларын, торак пунктлары тарихы турындагы истәлекләрне туплый. Минзәлә, Актаныш, Тукай, Мөслим районнары авыллары, тарихи һәм мәдәни ядкәрләре, дини корылмалары, колхозлары, предприятиеләре һәм учреждениеләре, атаклы кешеләре турында китаплар һәм вакытлы матбугатта мәкаләләр авторы.

Минзәлә шәһәренең Мактаулы гражданы (1994). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре   

Мензелинский край: История и современность. Мензелинск, 2006; 

Калморза — морзалар ягы. Минзәлә, 2003; 

Бикбау авылы. Минзәлә, 2004; 

Адай авылы тарихы. Минзәлә, 2007; 

Тат. Әҗби: авыл һәм халык язмышы. Минзәлә, 2009; 

Авылдашлар. Минзәлә, 2011; 

Минзәлә мәчетләре. Минзәлә, 2011; 

Сагынам сине, Байларым. Минзәлә, 2012.