Эчтәлек

Биографиясе

Якынча 1846 ел, Казан — 1912 ел.

Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый.

1873 елга кадәр Казан губернаторы каршында коллежский асессор чинында махсус вазифалар башкаручы чиновник булып эшли.

1875–1895 елларда, башка мәгълүматларга караганда, 1872–1891 елларда (сәяси ышанычсызлыгы аркасында вазифасыннан читләштерелүгә бәйле рәвештә бүленеп) «Казанские губернские ведомости» газетасында бүлек мөдире.

1891 елда концерт оештыра, аннан җыелган керем сәяси тоткыннарга каралган була.

Соңыннан Казан өяз земство идарәсе секретаре, Россиядәге беренче телеграф агентлыгы агенты.

Казанда Нәфис сәнгать сөючеләр җәмгыятен оештыручыларның берсе. Музыка һәм театр сезонына кагылышлы вакыйгаларны газета битләрендә яктыртып бара.

1909 елда «Вечерняя почта» газетасында Ф.Шаляпинның Казандагы соңгы чыгышы турында мәкалә бастыра, ул мәкаләдә автор җырчының артистлык талантын Л.Толстойның сүз сәнгатендәге даһилыгы белән чагыштыра.

Рус әдәбияты һәм театры турында китаплар авторы, шулай ук драматург һәм прозаик буларак чыгышлар ясый.

Юшковның Россия буйлап сәясәте яктыртылган «Юл очерклары һәм манзаралары» («Путевые очерки и картины», Пенза, 1878) китабы танылу ала.

Н.Котин, П.Ломов псевдонимнары һәм үз фамилиясе белән басыла.

Автор — Ф.Ш.Салитова