Биографиясе

1927 елның 25 мае, Баулы районы Исергәп авылы — 2014 елның 2 июне, Мәскәү, туган авылында җирләнә.

Татар һәм рус телләрендә яза.

Мәскәү университетын тәмамлый (1961).

1944–1955 елларда СССР Хәрби Һава көчләрендә хәрби очучы, 1957–1968 елларда Кара диңгез пароходчылыгы сәүдә кораблендә капитан ярдәмчесе булып хезмәт итә.

1968–1972 елларда СССР Диңгез флоты министрлыгында, аннары, 1973 елдан, «Наука и религия» журналы редакциясендә бүлек мөдире вазифаларын башкара.

1977–1987 елларда Азов диңгез пароходчылыгы корабльләрендә хезмәт итә.

Иҗаты

Матбугатта әсәрләрен 1960 елларда бастыра башлый. Язучының диңгезчеләр тормышы һәм хезмәте, ерактагы диңгезләр һәм илләр турындагы хикәяләре укучылар игътибарын җәлеп итә: «Тимер фил» (1968), «Занзибар зәңгәр болытлар артында» (1970) җыентыклары. «Тозлы җил» (1973), «Теләп алынган давыл» (1975), «Таңда Босфор аша» (1984) повестьлары «Дөнья гизү» трилогиясен (1987; русчага тәрҗемәсе «Наука странствий», 1997) тәшкил итә.

Юныс — татар әдәбиятында беренче маринист. Аның әсәрләрендә диңгез темасы әхлакый мәсьәләләр, туган җир, татар халкының үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында уйланулар белән тыгыз үрелеп бара. «Табу һәм югалту» (1978), «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» (1979), «Юлларда уйланулар» (1990) повестьлары татар прозасының геогр. горизонтларын киңәйтәләр, аны яшәүнең мәгънәсе, кешенең үз намусы алдында җавап тотуы турындагы фәлсәфи уйланулар белән баеталар.

Вакытлы матбугатта татар халкының мәдәнияте, теле, милли үзаңы турындагы публицистик мәкаләләрен бастыра. «Альбатрос язмышы» (2002) публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы авторы.

Әсәрләре рус, инглиз телләренә тәрҗемә ителә.

Юныс агачка уеп бизәк төшерү, скульптура белән шөгыльләнә. Аның эшләреннән торган күргәзмә «Казан» милли мәдәният үзәгендә уза (1995). Әсәрләре заманча сәнгать музеенда (Испания, Барселона шәһәре), РФ, ТРда шәхси коллекцияләрдә саклана.

Бүләкләре

ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Әсәрләре      

Әсәрләр. К., 2005; 

Әсәрләр: 6 томда. К., 2005–07.

Әдәбият      

Миңнуллин Ф. Биектә калу // Балта явызлар кулында. К., 1994; 

Рахмани Р. Кыйблага тугрылык // Казан утлары. 2002. № 4.