Биографиясе

1845 ел, Мамадыш өязе Байлангар авылы – 1910 ел, Казан.

Кышкар мәдрәсәсендә, Казан мәдрәсәләренең берсендә укый, Оренбург мөселманнар Диния нәзарәтендә имам-хатип һәм мөдәррис дәрәҗәләренә ирешү өчен имтихан тапшыра. 1880 елда Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый.

Казанда рус-татар училищесендә эшли, 1884–1910 елларда Казан татар укытучылар мәктәбендә сыйныф-дәрес системасы буенча, җәдитчелек принципларына нигезләнеп, мөселман дине гыйлемен укыта.

«Хөласат әл-мәсаил вә мөһиммәт» («Мәсьәлә вә бурычларның асылы», 1890), «Мөһиммәт әл-әүляд әл-мөслимин» («Мөселман балалары өчен мөһим, кыйммәтле әйбер», 1895), «Бәйрәмнәр мәгълүматы һәм яшь талибләргә нәсихәт» («Яшь шәкертләргә нәсыйхәт, яисә Бәйрәмнәр турында мәгълүмат», 1897), «Тәгълим әл-әдәб иләл вәләд» («Балаларда әдәп тәрбияләү», 1898), «Тәзкирәт әт-табигать» («Табигать турында хикәяләр», 1901) китаплары; балалар өчен «Сабый вә сабыялар өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олуглары тәнбиһ өчен гаҗәеб булган гыйбрәтләр» («Балалар өчен кызык хикәяләр һәм мәкаләләр, олылар өчен гыйбрәтле, кызыклы үгет-нәсыйхәтләр», 1897), «Дәфгыль-кәсәл мин әс-сабый вә әс-сыйбъяти, ягъни яшь ир балалардан вә һәм яшь кыз балалардан ялкаулыкны җибәрә торган хикәяләр» («Малайларның һәм кызларның ялкаулыгына каршы, яисә балаларны ялкаулыктан коткара торган хикәяләр», 1900) хрестоматияләре авторы.

Әдәбият      

Гайнуллин М.Х. Татар әдәбияты. XIX йөз. К., 1968.                             

Автор — Ф.И.Ибраһимова