Биографиясе

1931 елның 8 ноябре, Арча районы Арча шәһәр тибындагы поселогы – 2010 елның 2 октябре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1954).

1959 елдан «Чаян» журналында баш мөхәррир, 1975 елдан Казан университетында (1975–1981 елларда татар әдәбияты кафедрасы мөдире).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Ш.Усманов иҗатына, татар фольклоры әсәрләрен һәм жанрларын системалы өйрәнүгә карый.

Дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр, урта мәктәпләр өчен татар әдәбиятыннан эшләнмәләр, хикәяләр, пьесалар авторы.

Хезмәтләре

Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе. Казан, 1979 (автордаш).

Система татарского фольклора. Казань, 1984.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.