Биографиясе

1912 елның 10 марты, Александровск шәһәре, хәзерге Запорожье шәһәре, Украина – 1987 елның 1 августы, Казан.

1932 елда Ленинград очучылар мәктәбен тәмамлый, 1936–1937 елларда Испания Республикасы хәрби-һава көчләре сафында сугыша.

1941 елдан Казан предприятиеләрендә хәрби вәкил булып эшли.

1943 елда Волхов фронтында самолётларны хәрби сынауда катнаша.

1948 елда Казан юридик мәктәбен экстерн рәвештә тәмамлап, 1956 елга кадәр ТАССР Прокуратурасында эшли.

1956–1972 елларда «Советская Татария» газетасы редакциясендә.

Иҗаты

Әсәрләре 1939 елдан басыла башлый. «Сандугач» («Соловей», 1953) повесте, «Мадрид повесте» («Мадридская повесть», 1956) испан халкының фашистларга каршы сугышын, интернациональ бригадалар сугышчылары көрәшен тасвирлый. Хезмәт темасы «Тугрылык» («Верность», 1948) повестенда, «Үрләр яулый кеше» («Человек идёт в гору», 1954), «Ышанучы» («Тот, кто верит», 1963) романнарында чагылыш таба.

Винецкий – күпсанлы хикәя, очерк һәм спектакльләргә рецензияләр авторы.

Рус теленә И.Газиның «Онытылмас еллар» («Незабываемые годы», 1950), «Гади кешеләр» («За городом, за Казанью», 1957), А.Шамов, Г.Әпсәләмов, Ф.Хөсни, М.Хәсәнов, Г.Минский һ.б. язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, «Почёт билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.

Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиографический справочник. Казань, 1970.