Биографиясе

1867 елның 4 (16) гыйнвары, Тула шәһәре – 1945 елның 3 июне, Мәскәү. Табиб гаиләсеннән. Дворян.

Петербург университетының тарих-филология факультетын (1888) һәм Дерпт университетының медицина факультетын (1894) тәмамлый.

Әдәби эшчәнлекне табиб практикасы белән бергә алып бара; хәрби врач буларак 1904–1905 елгы Рус-япон сугышында катнаша.

“Среда” әдәби түгәрәге әгъзасы, әсәрләре М.Горькийның “Знание” җыентыкларында басыла.

Әсәрләренең төп темасы – XIX–XX гасырлар чигендә рус зыялыларының рухи эзләнүләре: «Без дороги» (1895), «На повороте» (1902), «Записки врача» (1901) повестьләре, «В тупике» (1923–1924) романы.

Фәлсәфи карашлары «Живая жизнь» китабында тасвирлана (1 нче кисәге – 1910, 2 нче кисәге 1914 елда дөнья күрә). Классиклар турында документаль китаплары киң таныла: «Пушкин в жизни» (1925–1926), «Гоголь в жизни» (1933), «Спутники Пушкина» (1937).

Истәлекләр, шулай ук борынгы грек шигъриятеннән (Гомер, Сафо, Гесиод) тәрҗемәләр авторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән (1939).

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.