Биографиясе

1946 елның 15 мартында Кукмара шәһәр тибындагы поселогында туган.

Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1968), Әгерҗе районы Иж Бубый авылында урта мәктәптә укыта.

1971–2001 елларда Казанда Татарстан китап нәшриятында эшли.

Иҗаты

Татар теленә Э.Н.Успенскийның «Крокодил Гена һәм аның дуслары» (1976, «Крокодил Гена и его друзья»), В.Г.Распутинның «Онытма гомергә» («Живи и помни», 1983) повестьларын, Н.Думбадзеның «Мәңгелек канун» (1986, «Закон вечности») романын, А.Милнның «Винни-Пух маҗаралары» (1991, «Приключения Винни-Пуха») әкият-повестен тәрҗемә итә.