Биографиясе

1948 елның 1 гыйнварында Әгерҗе районы Барҗы авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1973).

1975–1981 елларда «Идел» альманахы мөхәррире.

1981 елдан «Казан утлары» журналында әдәби тәнкыйть бүлеге мөхәррире.

Хәзерге әдәби процессны бәяләүгә, анализлауга багышланган тәнкыйть мәкаләләре тупланган «Яшьләр мәйданга чыга» (1978), «Табарга һәм югалтмаска» (1982), «Каһарманнар кирәк!» (1990), «Гасыр ахырында» (1993), «Тукайлар рухы» (1998), «Тормыш дулкыннары» (2005) китаплары авторы.

«Үзәгең өзелгәндә» (1987), «Качу» (1993), «Мәхәббәт маҗаралары» (1997–1999), «Идел яры» (2007) повестьларында бүгенге көннең рухи-әхлакый проблемаларын күтәрә.

ТР Язучылар союзының Җ. Вәлиди исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2001).

Әдәбият

Еники Ә. М.Вәлиев // Казан утлары. 1978. № 3.

Маннапов С. Ачкыч эзләдем // Тамыр тирәнлеген яфрак тоя. Казан, 1988.

Гамбәр Н. Аккош күлендә утлар // Казан утлары. 1988. № 1.