Гомер еллары: 1893–1969.

Г.Тукай («Поэмалар шагыйре»), Г.Кутуй («Футурист шагыйрь»), Г.Ибраһимов («Галимҗан Ибраһимовның әдәби үсүе») иҗатларына багышланган беренче мәкаләләре 1920 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында, «Безнең юл» журналында һ.б. басмаларда урын ала.

Г.Нигъмәти, Ш.Саттаров хезмәтләренә рецензияләр яза, публицистик мәкаләләр бастыра.

«Әдәби типлар механизмы» (1929) китабы әдәби типлар, аларның характеры һәм структура үзенчәлекләренә багышлана. «Татар шигыре төзелеше» (1929) китабында шигырь төзелешенә киң анализ бирелә.