Биографиясе

1754 елның 1 августы, Казан губернасы, Чистай өязе Утыз Имән авылы — 1834 елның 8 апреле, Оренбург губернасы, Бөгелмә өязе Тимәш авылы.

Бик иртә әти-әнисез кала, туганнарында яши. Туган һәм күрше авылы, Каргалы бистәсе (Оренбург губернасы), 1788 елдан Бохара, Сәмәрканд, Һират, Кабул, Бәлх һ.б. шәһәрләр мәдрәсәләрендә укый.

1798 елда туган авылына кайтып, Казан һәм Оренбург губерналары авылларында имам-хатиб, мөдәррис булып тора.

Иҗаты

Г. Утыз Имәнинең «Төхфәт әл-ахбар» китабының титул бите. 1900 ел

Татар һәм гарәп телләрендә яза. Поэмалар, шигырьләр, дини трактатлар, фәлсәфә мәсьәләләренә караган гыйльми хезмәтләр, Газәли, Гаттар, Җами, Руми, Аллаһияр китапларына шәрехләүләр авторы. Утыз Имәни иҗатында татар әдәбиятында социаль мәсьәләләргә игътибар арту, әдәби әсәрләрнең тел-стилендә, формасында демократияләшү ачык чагыла. Утыз Имәни иҗатында һәр кешегә тормышта һәм теге дөньяда кирәк булган мәгърифәткә, белем алуга өндәү төп мотивларның берсе булып санала. «Әбъят-е төрки фи фазыйләт-е гыйлем» («Белемнәрнең өстенлеге турында төрки шигырьләр») шигырендә шагыйрь: «Белем — яктылык, ул кешеләрнең күңелләрен яктырта; белемсезлек — ут, кешеләрнең йөрәкләрен яндыра», — дип яза. Мәгърифәт һәм аң — Утыз Имәни этик системасының иң югары өстенлеге. Утыз Имәни фикеренчә, алар кешене әхлакый яктан камилләштерәләр, гомумән, җәмгыятне савыктыралар. Үзенең «Тәнзиһ әл-әфкяр фи нәсаих әл-әхъяр» («Фикерләрне пакьләндерү өчен файдалы нәсыйхәтләр») һәм «Җәнах әл-фәлләх фи зәммил мөбах» («Котылуга юл — рөхсәт ителгәнне гаепләү») поэмаларында әдип замандашларының кимчелекләрен, икейөзлелекне, комсызлыкны, мәкерлелекне, үч алучанлыкны һ.б. фаш итә.

Гадел мөселман кешенесенең әхлакый-этик идеалына («инсани камил») күләмле (27 бүлек, 986 юл) һәм популяр «Мөһиммәт әз-заман» («Заманның мөһим билгеләре», 1820) поэмасы багышланган. Шагыйрь мәгърифәтчелекне, тәрбияне, дуслыкны, кыюлыкны мактый, ваемсызлыкны, хәйләкәрлекне, ачуны, икейөзлелекне кабул итми. Утыз Имәни поэмалары композициясе урта гасырлар шәрекъ әдәбияты өчен традицион: башта вакыйга, аннан соң вакыйгадан алынган әхлак бәян ителә. Үзенең гарәп телендә язылган дини тракталарында Утыз Имәни үзе яшәгән заман җәмгыятенең кимчелекләре турында яза һәм үзен аларны төзәтергә бурычлы дип саный. Утыз Имәни татар җәмгыятен ислам дине генә торгыза ала дип уйлый (соңгы дәверләрдә өстәлгән үзгәрешләрдән чистарыну шарты белән). «Җәваһир әл-бәян» («Аңлату җәүһәрләре») исемле дини трактатында замандашларының көнкүреш тормышын шәригать, Коръән һәм Сөннә нормаларына туры китерергә өнди. Утыз Имәни татарларның этноконфессиональ үзенчәлеген саклау юлларын дини кануннарны катгый үтәүдә күрә, ә кануннарга туры килмәгән әйберләр — «тыелган яңа гадәт» («бидгать»), ялгышу. «Гавариф әз-заман» («Замана бүләкләре») исемле шигъри әсәрендә шагыйрь бидгатьнең 14 төрен санап китә: тәравих намазын мәчеттән тыш башка урыннарда уку, исерткеч эчемлекләр куллану, Коръән укыган өчен акча алу, мәчеттә мәҗлесләр уздыру, намазны пычрак кием киеп уку, Рамазан аенда «ләйләт әл-кадр» («кадер кичәсе»н) зурлап бәйрәм итү һ.б.

«Инказ әл-халикин» («Һәлакәткә юлыгучыларны коткару») трактатында Утыз Имәни җәмгыять өчен кирәкле фәннәр дип медицинаны һәм арифметиканы саный, ә каләм (дини кануннарны (догматларны) рационалистик аңлату), мантыйк һәм фәлсәфәнең татар җәмгыяте өчен файдасы юк, алар аз белемле мөселманнарны ялгыштыралар дип раслый. Утыз Имәни җәмәгать фикеренең торгынлыгын җиңеп чыгуны, татарларның дини һәм милли үзенчәлекләрен торгызу һәм саклауны заманның әһәмиятле мәсьәләсе дип саный. Шул максат белән ул фикх, тәфсир һәм хәдисләрне өйрәнүне пропагандалый. «Рисалә-и шәфәкийа» («Шәфәкъ турында рисалә») әсәрендә җәй көне, кояш чыкканга кадәр вакыт аралыгы кыска булган чакта Идел-Урал төбәге мөселманнары өчен төнге намазның мәҗбүри түгеллеге турындагы фикерен белдерә. Утыз Имәнинең әлеге карашы башка дин белгечләре фикерләренә каршы килә, шуңа күрә ул шәригатьнең төп законнарын ревизияләүдә гаепләнә, кулга алына һәм төрмәгә ябыла (Бөгелмә шәһәрендә дип фараз ителә). Төрмәдә «Горбәтнамә» («Мосафир язмалары») исемле пессимистик поэмасын яза, анда ул төрмә тормышының авырлыкларыннан зарлана, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә һәм үзенең тиздән төрмәдән чыгачагына ышана. Утыз Имәнинең мәгърифәтчел идеяләре аның замандашлары һәм соңгырак чор фикер ияләренең дөньяга карашларына тәэсир итәләр. Аның хезмәтләре татар иҗтимагый-сәяси һәм эстетик фикеренең яңа, җәдиди юнәлеше формалашуга этәргеч була.

Әсәрләре

Шигырьләр, поэмалар. К., 1986; 

Габдрахим Утыз-Имяни аль-Булгари. К., 2007.

Әдәбият

Шарипов А. Габдрахим Утыз Имяни аль-Булгари (1754–1834) // История татарской литературы нового времени (XIX — начало XX века). К., 2003.                       

Автор — Ә.М.Шәрипов