Чын фамилиясе һәм исеме Суфиев Ринат.

Биографиясе

1939 елның 21 мае, Минзәлә районы Күзкәй авылы — 2007 елның 17 апреле, Красноярск шәһәре.

Рус телендә яза.

Казан университетын (1962), А.М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый (Мәскәү, 1973).

1961 елдан Красноярск шәһәрендә яши, Политехник институтта укыта, өлкә газеталарында хәбәрче була, Себер геология партияләрендә эшли.

1994 елдан «День и ночь» журналы мөхәррире.

1989 елдан Россия язучылары берлегенең («Союз российских писателей») Красноярск төбәк оешмасы рәисе, 1992 елдан рус Пен-үзәгенең Себер филиалын җитәкли.

1989–1991 елларда СССР халык депутаты.

Иҗаты

«Мәңгелек урманнар» («Вечные леса», М., 1969), «Бүген әйт» («Скажи сегодня», Красноярск, 1979), «Кайту» («Возвращение», М., 1984), «Могҗизалы еллар» («Волшебные годы», Красноярск, 1997), «Көмеш шнур» («Серебряный шнур», Красноярск, 2005) шигъри җыентыклары авторы.

Солнцевның шигырьләрендә туган як турында сагынулы истәлекләр урын ала («Атам йорты» — «Отчий дом», «Балачак әкиятләре» — «Сказки детства», «Әни» — «Мама», «Татар вальсы» — «Татарский вальс», «Киң кыр» — «Чистое поле», «Минзәлә» — «Мензелинск», «Мин яңадан монда, ватанымда...» — «Я снова здесь, на родине моей...»). Геройның Ык буендагы туган йортына кайтуы турындагы «Ак ярлар» («Белые берега», 1985) повестенда, Камада автозавод төзүче яшьләргә багышланган «Яшел калкулыкларда кызыл ат» («Красная лошадь на зелёных холмах», М., 1976) повестенда, «Көймә ватылса — утын» («Лодка пойдёт на дрова», 1978), «Гафу ит мине, Бажанов» («Прости меня, Бажанов», Красноярск, 1988) повестьларында, «Тарзан кычкыруы» («Крик Тарзана», 2000), «Агалы-энеле умартачылар» («Братья-пасечники», 2007) хикәяләрендә дә әлеге тема урын ала.

Солнцев кискен сюжетлы күпсанлы социоль-психологик проза һәм драматургия әсәрләре авторы: «Синең исемең бердәнбер» («Имя твоё единственное», М., 1973), «Рябина күпере» («Мост на Рябине», Красноярск, 1988), «Аю аэропорты» («Аэропорт Медведь», М., 1989), «Алтын баскычтагы кешеләр һәм җанварлар» («Люди и звери на золотой лестнице», М., 1994), «Бер эздән ике тапкыр» («Дважды по одному следу», Красноярск, 1997), «Ярымтаркалыш» («Полураспад», Красноярск, 2003), «Платонова белән әңгәмәләр» («Диалоги с Платоновой», СПб, 2006).

1970–1990 елларда Солнцев пьесалары буенча Мәскәү, Ленинград, Красноярск, Казан һ.б. шәһәр театрларында «Ана һәм ул» («Мать и сын»), «Безнең әби — Гулливер» («Наша бабушка — Гулливер»), «Ышанам һәм барам» («Поверю и пойду»), «Кеше көтәбез» («Ждём человека»), һ.б. спектакльләр куела. Геройлары ярата, газаплана. Илдә барган үзгәрешләрне аңларга омтылган «Кара комедия» («Чёрная комедия», 1980), «Мәхәббәт турында куркыныч әкият» («Страшная сказка про любовь», 1990), «Үземнең, үземә таныш булмаган гомерем» («Моя, мне неизвестная жизнь», 1992) һ.б. пьесалар авторы.

1980 елларда Солнцев сценарийлары буенча «Мине шундый итеп истә калдырыгыз» («Запомните меня такой», режиссер П.Чухрай, 1987) исемле нәфис фильм, «Кызыл келәмдә өчәү» («Трое на красном ковре», режиссер В.Бровкин, 1988) исемле телефильм, «Күкләрдә туктап калу» («Торможение в небесах», режиссер В.Бутурлин, 1989; 1993 елда Страсбург шәһәрендә узган фестивальдә Гран-при лауреаты) нәфис фильмы һ.б. төшерелә.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Ключи, подаренные друзьям. Красноярск, 1989.

Восторженный беглец: Избранные стихи, повести, рассказы. Красноярск, 1994.

Дюжина пьес весёлого времени. Красноярск, 1999.

Избранные стихотворения: В 2 книгах. Красноярск, 2004.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиографический словарь. Казань, 2004. Т. 3.

Автор – Г.А.Балакин